Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Музыка мәктәбе кунакларга һәрвакыт шат

Район үзәгендә яшәүчеләр өчен «Южная Околица» территориаль-иҗтимагый үзидарәсе һәм балалар музыка мәктәбе оештырган бәйрәм концертлары матур традициягә әверелде.

Мәктәп директоры Зөлфия Мөхәммәдиева концертка килгән хатын-кызларга сәламләү һәм котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Һәм менә сәхнәгә «Радуга» вокаль ансамбле чыкты, ачык төстәге костюмнарда алар үзләре дә язгы чәчәкләр кебек күренделәр. Һәрвакыттагыча янәшәдә педагоглар Зөлфия Мөхәммәдиева һәм Лидия Старшинина.   

Музыка мәктәбе укытучысы Даниил Старшинин Зәринә Лысачкина һәм Ралинә Хәйруллина белән инструменталь ансамбльдә, шулай ук Зөлфия Мөхәммәдиева укучысы Диләрә Гыймадиева кунаклар өчен фортепианода музыкаль әсәрләр башкарды. Классик музыка, өстәвенә ул җанлы да булса,  йөрәкләрдә озакка кала. Даниил Старшинин фортепианода үзе иҗат иткән «Ирланд биюе» әсәрен виртуоз дәрәҗәдә башкарды, тамашачыларга башкару талантын гына түгел, ә композиторлык талантын да тәкъдим итте, ә Зөлфия Мөхәммәдиева һәм Лидия Старшинина Салих Сәйдәшев вальсын уйнады, тамашачылар түзмәде - вальс әйләнә башлады.

Ә залдан концерт дәвамында яңгыраган "Афәрин!" дигән сүзләр һәм көчле алкышлар музыка бәйрәменең онытылмаслык атмосферасын булдырды…

Музыка мәктәбенең педагогик коллективы концерт номерлары гына түгел, ә тамашачылар катнашындагы кызыклы күңел ачу программасын да әзерләгән иде.

Бәйрәмдә катнашучыларның барысы да ике командага бүленде, алар үзләренең командаларына исемнәр, девизлар уйлап тапты һәм күңелле музыкаль конкурсларда катнаштылар. Конкурс биремнәрен бик теләп үтәгән хатын-кызлар тормышта да актив кешеләр.

Надежда Петрова Кама Тамагыннан, әмма, күп кенә чордашлары кебек үк, Түбән Камага комсомол төзелешенә киткән, анда 100 тонналы кранда 30 ел кранчы булып эшләгән хезмәт ветераны. Вера Колударова күп еллар үзәк район хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән, безнең газета аның чишмәне төзекләндерү буенча иҗтимагый эше турында күп тапкырлар язган иде. Зөлфия Вәлиуллина, тумышы белән Апастан, озак еллар район үзәгенең почта бүлекчәсендә хезмәт куйган. Роза Матюха һәм Рәмзия Беломестнова 90 нчы елларда Кама Тамагына күченеп, биредә төпләнеп калган. Мамадыштан Нурфия Хәбибрахманова «Татваленок» предприятиесендә хәрбиләр өчен итекләр баскан. Хәзер лаеклы ялда һәм Южная Околицада яши. Валентина Разина РайПОда бухгалтер булып эшләгән, шулай ук Әнисә Хәйретдинова да бухгалтерлык эше белән шөгыльләнгән, Нина Ежова  Казанда 40 ел бу һөнәр буенча эшләгән, ә 2015 елда туган ягына кайткан. Флюра Хәйруллина да саннар белән эш иткән, ул тумышы белән Куйбышев Затоныннан. Ә Фоадия Гарифуллинаны күп кенә укучылары һәм аларның әти-әниләре талантлы педагог-математик буларак хәтерли. Фоадия Зөфәр кызы үзе Балтач районыннан, әмма заманында юллама буенча Олы Кармалга эшкә җибәрелгән һәм безнең районда калган, биредә үз язмышын очраткан. Гүзәл Латыйпова 33 ел Кама Тамагы май заводында мастер булып эшләгән.

«Южная Околица» ТИҮ рәисе Татьяна Мозаффарова катнашучыларга бүләкләр тапшырды һәм концерттан соң дустанә шартларда пироглар һәм сыйлар белән чәй эчеп, хатын-кызлар рәхәтләнеп аралаштылар, яңалыклар һәм үз тәэсирләре белән уртаклаштылар…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев