Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Муниципаль берәмлек башлыклары игътибарына!

ТРда Россельхознадзор идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге җирлек җирләре составындагы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә һәм авыл хуҗалыгы файдалануындагы җир участокларындагы җирләрдә контроль алып бара. Җир законнарын бозуда киң таралган очраклар: чүп-чар һәм каты көнкүреш калдыклары белән чүпләү. Нәтиҗәдә җирләр физик чүпләнә, туфракның уңдырышлы катлавы тыгызлана, туфракка һава һәм суның үтеп керүе...

ТРда Россельхознадзор идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге җирлек җирләре составындагы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә һәм авыл хуҗалыгы файдалануындагы җир участокларындагы җирләрдә контроль алып бара.
Җир законнарын бозуда киң таралган очраклар: чүп-чар һәм каты көнкүреш калдыклары белән чүпләү. Нәтиҗәдә җирләр физик чүпләнә, туфракның уңдырышлы катлавы тыгызлана, туфракка һава һәм суның үтеп керүе бозыла.
Җирләрне яхшырту буенча туфракны җил, су эрозиясеннән саклау, җирләрнең сыйфатын начарландыручы башка процесслар һәм тискәре күренешләрне булдырмаучы таләпләр һәм мәҗбүри чараларны үтәмәгәндә РФ административ хокук бозулар турындагы кодексның 8.7 маддәсе 2 өлеше буенча штраф төрендә административ җаваплылык каралган: гражданнарга -1000-1500 сум, урындагы затларга - 2000-3000; юридик затларга - 40-50 мең сумга кадәр.
Моннан тыш, РФ Җир Кодексының 76 маддәсе, 2002 елның 10 гыйнварындагы 7 нче "Әйләнә-тирә" мохитне саклау турындагы" ФЗның 78 маддәсе, "Әйләнә-тирәне" саклау объекты буларак туфракка килгән зыян күләмен исәпләү методикасын раслау турында"гы 2010 елның 8 июлендәге 238 нче РФ табигатьне саклау министрлыгы күрсәтмәсе белән ирекле рәвештә яки суд карары белән аларның җир законнарын бозу нәтиҗәсендә килгән зыянны тулы күләмдә каплау җаваплылыгы каралган. Шул ук вакытта әйләнә-тирә мохиткә килгән зыян компенсациясе турындагы дәгъва егерме ел дәвамында бирелергә мөмкин.
«РФда җирле үзидарәләрне оештыру принциплары турында»гы 2003 елның 6 октябрендәге 131 нче Федераль законның 1 маддәсе 18 пункты нигезендә көнкүреш калдыкларын һәм чүп-чарны чыгару җирлекнең эчке билгеләнештәге бурычларына кагыла, "җитештерү һәм куллану калдыклары" турындагы 1998 елның 24 июнендәге 89 нчы Федераль законның 8 маддәсе 1 пунктында көнкүреш калдыклары һәм чүп-чарны җыю һәм чыгару җирле үзидарә органнары вәкаләтләренә керүе каралган. Шул ук законның 13 маддәсендә әйтелгәнчә, муниципаль берәмлек территориясе экологик, санитар һәм башка таләпләр нигезендә калдыклардан даими чистартылырга тиеш. Ягъни закон җирлекләргә үз территориясеннән көнкүреш калдыкларын һәм чүп-чарны җыю һәм чыгаруны оештыру, шул исәптән калдыклар һәм чүп-чарны җыю (урнаштыру) һәм түләү өчен санкцияле объектлар булдыру, җирлек чикләренә кергән җир участокларының милек формасына карамастан, экологик, санитар һәм башка таләпләр нигезендә муниципаль берәмлек территориясен калдыклардан чистартуны көйләү бурычын йөкли.
Югарыда әйтелгәннәр нәтиҗәсендә муниципаль берәмлек башлыкларына җирләрне чүпләү проблемасына игътибар итәргә һәм җир участокларын законлаштыру һәм башка категориягә күчерүдә тиешле чаралар күрергә кирәк.
ТР территориясендә чүпләнгән (санкцияләнмәгән чүплекләр) җир участокларын күрсәгез түбәндәге адрес буенча үз дәлилләрегезне юллый аласыз: ТРда Россельхознадзор идарәсе. 420059, Казан шәһәре, Оренбург тракты, 20а яки телефон/ факс: 8843 570-27-65.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев