Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәскәүдә бүген җәмигъ мәчете ачыла (ВИДЕО)

Бүген, 23 сентябрьдә, Мәскәүдә җәмигъ мәчетен ачу тантанасы уздырыла. Шул уңайдан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүгә эшлекле сәфәр кыла. Сәфәре кысаларында мөфти Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары - Татарстанның Русия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин белән очрашты. Вәкиллек бинасында узган очрашуда сүз Татарстан һәм Мәскәү мөселманнары, дини вәзгыять хакында...

Бүген, 23 сентябрьдә, Мәскәүдә җәмигъ мәчетен ачу тантанасы уздырыла.

Шул уңайдан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүгә эшлекле сәфәр кыла. Сәфәре кысаларында мөфти Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары - Татарстанның Русия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин белән очрашты. Вәкиллек бинасында узган очрашуда сүз Татарстан һәм Мәскәү мөселманнары, дини вәзгыять хакында барды.

Сүз уңаеннан, мәчет ачылу тантанасында ил җитәкчеләре, Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затларның катнашуы көтелә. Чит илләрдән дә кунаклар чакырылган.

Бер җәмәгатьчелек оешмасы мәскәүлеләрдән мәчет ачылу белән бәйле фикерләрен сорашкан. Видеосюжетны сезгә дә тәкъдим итәбез, үзегез нәтиҗә чыгарыгыз:

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Мәскәүдә бүген җәмигъ мәчете ачыла (ВИДЕО)

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев