Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мондый кешеләр булганга, авыл яши

Илдар Талипов Олы Салтык, Даныш һәм Олы Мәрәтхуҗада урамнарны кардан чистарту белән шөгыльләнә.

Авыл җирлегенә 2023 елда яңа «МТЗ-82» тракторы кайтартылган, хәзерге вакытта анда Илдар Талипов эшли. Ул бу эшне инде дүртенче ел башкара, элек урамнарны үз тракторында чистарткан.

«Бу кышта кар аеруча күп, мондый кышның күптән булганы юк, балачакта гына шулай була иде», - ди ул.

Буран вакытында ул иртә таңнан кичкә кадәр эшләгән. «Кайвакыт руль артына иртәнге өчтә-дүрттә утырам, кешеләр иртән эшкә бара, бу вакытка юллар чистартылырга тиеш, ә минем өч авылның урамнарын чистартып өлгерәсем бар. Мәктәп автобуслары шулай ук тоткарлыкларсыз йөрергә, балаларны килеп алырга һәм төштән соң кайтарып куярга тиеш. Ә кич белән авыл кешеләре машиналарда өйләренә кайта. Эш күп, әмма мин гомер буе техникада», - ди Илдар Талипов.

Авыл халкы аның турында бары яхшы фикердә генә.

Илфат Гарифуллин: «Илдар – искиткеч кеше, эшенә һәрвакыт җаваплы карый, хәтта гыйнвар уртасындагы начар һава торышыннан соң да, машиналар үтә алсын өчен, төп юлларны тиз генә чистартып та куйды. Без, Олы Салтык халкы, аңа бик рәхмәтле”.

Роза Рафикова: «Ул бик эшчән, өч авылны да чистартырга өлгерә, шундый кешебез барлыгына без бик шат. Башкарган эше өчен мәрәтхуҗалылар аңа бик рәхмәтле”.

«Шатлык» балалар бакчасы мөдире Эльмира Гыйззетдинова: «Ул яхшы хезмәткәр, балалар бакчасының бөтен территориясен чистарта, бездә һәрвакыт чиста, быелгы кышта бу аеруча мөһим. Беркайчан да аның эшеннән зарланулар ишеткән булмады, һәрнәрсәдә ярдәм итә, авылда аны бик хөрмәт итәләр!»

Күп балалы әни Мария Мухина: «Авылда юллар чиста, балалар мәктәп автобусы тукталышына җиңел генә барып җитәләр».

Илдар Талипов әйтүенчә, ул гомер буе авыл хуҗалыгы техникасында хезмәт куйган әтисенең эшен дәвам итә. Алар гаиләдә 5 бала: 4 егет һәм 1 кыз үскәннәр, барысы да хезмәт белән тәрбияләнгән. Илдар башта колхозда эшләгән, аннары җирле фермерларга һәм шәхси эшмәкәрләргә ярдәм итә башлаган, ул техника өчен кирәкле әйберләрне сатып ала, аның торышын күзәтеп тора. Илдарның улы да гаилә династиясен дәвам итә, Илдан Казанда инженер-механиклыкка укый, ә кичләрен сәүдә үзәге территориясен кардан чистарта.

Илдар Хәсән улы хуҗалыкчыл кеше: 12 баш мөгезле эре терлек асрый, шуларның 5 се сыерлар. Гаилә сөт тапшыра, ит сата, зур яшелчә бакчалары бар. Авылда яшәүчеләргә хас булганча, гомере хезмәттә уза. Бүген авылны әнә шундыйлар яшәтә…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев