Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мөмкинлеге чикләнгән кешеләр игътибар үзәгендә

Узган атнада ТР Министрлар Кабинетының утырышлар залында "Аерым категория гражданнарны социаль яклау чаралары" темасына видеоконференция режимында брифинг үткәрелде. анда Казан шәһәрендә тармак эшчәнлеген оештыру буенча Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова, Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов, шулай ук Татарстан...

Узган атнада ТР Министрлар Кабинетының утырышлар залында "Аерым категория гражданнарны социаль яклау чаралары" темасына видеоконференция режимында брифинг үткәрелде.
анда Казан шәһәрендә тармак эшчәнлеген оештыру буенча Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова, Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов, шулай ук Татарстан Республикасы буенча медик-социаль экспертиза баш бюросы җитәкчесе Евгений Низамов катнашты. Ул үз чыгышында инвалидлык һәм аның сәбәпләрен билгеләү максатларында үткәрелүче медик-социаль экспертиза мәсьәләсенә тукталды. Ирина Просвирякова инвалидларны социаль яклау чаралары, ТРда мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен 13 тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт күрсәтү тәртибе һәм шартлары, инвалидларга социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе челтәрен үстерү, ветераннарны торак һәм тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итү турында сөйләде.
Шулай ук санатор-курорт дәвалануы турында да сүз булды, перспективалы юнәлешләрне атады һәм 2011-2015 елларга "Кулай мохит" озак сроклы максатлы программа юнәлешләренә тукталды. 1-15 декабрьгә кадәр инвалидлар ункөнлеге үткәрелә. Республиканың барлык муниципаль районнарында һәм шәһәрләрдә социаль юнәлештәге чаралар узачак. Безнең район да алардан читтә калмас. Бездә халыкны социаль яклау идарәсендә мөмкинлекләре чикләнгән өлкән яшьтәге 1897 кеше һәм 68 бала исәптә тора.
Бу исемлеккә терәк-хәрәкәт аппараты авырулары, шулай ук күзләре начар күрүчеләр, хезмәт инвалидлар һәм балачактан инвалидлар керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X