Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мөмкинлек кысаларын киңәйтеп

Бүген безнең районда мөмкинлекләре чикләнгән 53 бала исәптә тора. Аларның күпчелеге тулы кыйммәтле тормыш белән яши, мәктәптә укый, төрле түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөри, конкурсларда катнаша. Безнең район мөмкинлекләре чикләнгән балаларга нәрсә тәкъдим итә ала? Районда 50 бала рәсми рәвештә инвалид, 18е - терәк-хәрәкәт аппараты функциясе бозылган, икесенең күзе начар күрә,...

Бүген безнең районда мөмкинлекләре чикләнгән 53 бала исәптә тора. Аларның күпчелеге тулы кыйммәтле тормыш белән яши, мәктәптә укый, төрле түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөри, конкурсларда катнаша. Безнең район мөмкинлекләре чикләнгән балаларга нәрсә тәкъдим итә ала?

Районда 50 бала рәсми рәвештә инвалид, 18е - терәк-хәрәкәт аппараты функциясе бозылган, икесенең күзе начар күрә, өчесе начар сөйләшә, 27се акыл ягыннан зәгыйфь дип табылган. Шулардан 25 бала балалар бакчасына һәм мәктәпләргә йөри. 14 бала Болгар һәм Казанда махсус мәктәпләрдә белем ала. Күпчелек инвалид балалар мәктәптә укый, спорт секцияләренә йөри. Андый балалар Затонда, Иске Казиледә, Сөйкидә, Тәмте һәм Кама Тамагы урта мәктәпләрендә бар. Социаль яклау идарәсенең гаилә һәм балаларга ярдәм итү бүлегендә "Смайлик" клубы беренче елын гына эшләми. Анда дәресләрне психолог Ләйсән Кәримуллина һәм социаль педагог Галина Сороковнина алып бара. Биредә Гөлназ хөснетдинова җитәкчелегендә "оста куллар" түгәрәге дә эшли. Нигездә әлеге берләшмәләргә проблемалы, шул исәптән сәламәтлеге какшаган балалар йөри. Дәресләрнең максаты - уртак төркемле дәресләр аша балалар һәм яшүсмерләрне җәмгыятьтә үз урыннарын табарга өйрәтү. Мәктәпләрдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата толерантлык мәсьәләсендә зур тәрбия эше алып барыла. Мәсәлән, әлеге мәктәп укучысы Руслан Сметанин проблемасына игътибар җәлеп итү максатында берничә хәйрия чарасы үткәргән Затон урта мәктәбе укучыларының актив позициясен үрнәк итеп алырга мөмкин. Алар марафоннар, концертлар оештыра, кибетләрдә акча җыю өчен әрҗәләр куя. Җыелган барлык акча Русланны дәвалауга тотыла. Ел дәвамында инвалид балалар өчен дүрт гомумрайон чарасы үткәрелде. Болар - Раштуа чыршысы, Халыкара балаларны яклау, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәмнәр, "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында үткәрелгән чаралар. Хәзер социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре инвалидлар ункөнлегенә әзерләнә, аның кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чаралар оештырылачак. Инвалидлар күңел ачу чаралары белән генә яшәми. МР башкарма комитеты җитәкчесе карары белән агымдагы елның февралендә районда вакытлыча чакырылыштагы психолог-медик-педагогик комиссия оештырылды. Аның составына мәгариф идарәсе, үзәк район сырхауханәсе, Кама Тамагы татар урта мәктәбе, район үзәгенең "Салават күпере" бакчасы белгечләре керә. - Әлеге комиссиянең бурычы нидән гыйбарәт?

- ПМПК эшенең төп максаты - комплекслы диагностик тикшерү һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар белем алсын өчен махсус шартлар ачыклау нигезендә аларга ярдәм оештыру, - ди мәгариф идарәсе педагог-психологы Наталья фокеева. - Комиссия шулай ук махсус белем бирү шартлары һәм кирәкле психолог-педагогик һәм медик-социаль ярдәм тәэмин итү буенча тәкъдимнәр эшли.

- Быел комиссия ничә утырыш үткәрде? Аның эш нәтиҗәләре нинди?

- Ике утырыш булды, анда терәк-хәрәкәт аппараты функциясе бозылган, начар сөйләшүче һәм акыл ягыннан зәгыйфь 32 бала тикшерелде. Ике бала Казан психиатрия сырхауханәсенә тикшерүгә җибәрелде, аннан соң алар инвалидлык алу өчен ВТЭК үтәчәк. Хәзерге вакытта укый алмаган алты бала бар. Тагын бер бала өйдә укытыла. Инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар игътибарын шуңа юнәлтәсе килә: балалар инвалидлыкны раслау өчен ВТЭК үтүгә мохтаҗ булса, ПМПКда тикшерү узарга кирәк. Әлеге комиссия заключениесе булмыйча, сезне ВТЭКка алмаячаклар. Әлеге шарт 2014 елның гыйнварыннан гамәлдә. Без җыелышларда барлык ата-аналарны бу хакта искәрттек, тагын бер кат искә төшерү артык булмас. Бу хакта мәгълүматны мәгариф идарәсендә алырга була. ПМПКның чираттагы утырышы киләсе елның февралендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев