Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәүлид кичәсе

"Мәүлид- шәрифне Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вәсәлләмнең Аллаһы Тәгалә хозурлыгына кире кайтуыннан соң өч гасыр үткәч бәйрәм итә башлаганнар. Дөньяның барча урыннарында әһие- Ислам мәүлидне үткәргәннәр, төрле сәдакалар таратканнар, мәүлид (догаларын) укыганнар, шуңа күрә бәрәкәтләре дә ки лә торган булган (Әл-Хәфиз әс-Сәхавий) "Әгәр берәр мөселманның өендә мәүлид укылса, ул өйгә Аллаһы...

"Мәүлид- шәрифне Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вәсәлләмнең Аллаһы Тәгалә хозурлыгына кире кайтуыннан соң өч гасыр үткәч бәйрәм итә башлаганнар. Дөньяның барча урыннарында әһие- Ислам мәүлидне үткәргәннәр, төрле сәдакалар таратканнар, мәүлид (догаларын) укыганнар, шуңа күрә бәрәкәтләре дә ки лә торган булган (Әл-Хәфиз әс-Сәхавий) "Әгәр берәр мөселманның өендә мәүлид укылса, ул өйгә Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән корылык тимәс, ваба (чума) авыруы кермәс, ут тимәс, су (ташкын) тимәс, бәла-казадардан имин булыр" (Имам Җәләледдин Әс-Суйути). 18 гыйнвар район үзәгендәге Җәмигъ мәчетендә мөслимәләр Мәүлид мәҗлесе оештырды. Анда Коръән-Кәримнән сүрәләр, Мәүлид догалары, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәсәлләмгә салаватлар әйтелде. Пйгамбәребез (с.г.в) турында касыйдәләр, мөнәҗәтләр укылды. Табынны оештыруда һәрвакыт "Уют+" кондитерлары ярдәмгә килә, аларга һәм барлык оештыручыларга, иганәчеләргә Аллаһы Тәгалә изге гамәлләренең әҗер-саваплары насыйп итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев