Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәктәпкә җыенабызмы?

Укучыларның җәйге ялы тәмамланырга да айдан артык вакыт калды. Тиздән мәктәпкә. Яңа уку елына ничек әзерләнүләре хакында кайбер ата-аналардан сораштык. Рушания: - Быел кызыбыз беренче сыйныфка бара. Узган атнада районның урта мәктәбендә булган мәктәп ярминкәсендә форма-комплект алдык, аңа итәк, костюм, блузка, галстук керә. Барысы 4300 сумга төште. Аз керемле безнең...

Укучыларның җәйге ялы тәмамланырга да айдан артык вакыт калды. Тиздән мәктәпкә. Яңа уку елына ничек әзерләнүләре хакында кайбер ата-аналардан сораштык.

Рушания:

- Быел кызыбыз беренче сыйныфка бара. Узган атнада районның урта мәктәбендә булган мәктәп ярминкәсендә форма-комплект алдык, аңа итәк, костюм, блузка, галстук керә. Барысы 4300 сумга төште. Аз керемле безнең гаилә өчен бу бик кыйбат. Әле бит тагын алмашка сарафан, кофта, спорт костюмы, аяк киеме, китап-дәфтәрләре дә кирәк. Роза, ике бала анасы. - Быел кызыбыз 8, улыбыз 6 сыйныфка бара. Узган ел кызыбызга 9 мең тоткан булсак, быел 11 мең акча китте. Кием-салым, канцтоварлар бәясе елдан-ел кыйммәтләнә, улыбызны киендергәнебез юк, аңа акча азрак китәр дип исәпләп торабыз. Мал-туар асрап акча җыябыз инде, башкача җиткереп булмый.

Гөлгенә, өч бала анасы.

- Без ел да балаларны алып, мәктәпкә киендерү өчен махсус Казан базарына барабыз. Монда сайлау, арзан бәядән сатып алу мөмкинлеге бар. Берничә киемне бер сатучыдан алсаң, яхшы гына ташлама ясыйлар. Быел да сентябрьгә барысын да диярлек сатып алдык. Вак-төякне исә үзебезнең базардан карарга мөмкин.

Венера, бер бала анасы:

- Улым 5 сыйныфка бара. Мәктәп формасын ел саен яңаны сатып алам. Беренчедән, теккән материалның сыйфаты түбән, шуңа тиз туза, икенчедән, яшьләр үсә тора. Хезмәт хакым аз, башка өстәмә керемнәр булмаганлыктан, мәктәпкә әзерлек эшен күпкә алдан башлыйм. Аяк киеме генә аласы калды. Балалар да хәзер бик таләпчән бит. Аларга кыйбатлысы, иң шәбе булсын. Ата-ана әнә шулай баласы кешедән ким булмасын дип тырыша, балалар өчен яши инде ул.

Гүзәл:

- Минем фикерем, бәлки каршылыклы булыр. Ләкин бүгенге көндә беребез дә начар яшәми, яхшы киенәбез, тәмле ашыйбыз, тынычлыкта яшибез. Әнә Украинадан кайткан качакларның хәлен күреп гыйбрәт алыйк. Балаларыбызны гына мәктәпкә җыендырырга мөмкинлегебез бар. Безгә һәрдаим ярдәм итүче дәү әни, дәү әтиләребез дә бар. Балалар сорый дип иң кыйммәтлесен алырга димәгән, алар акчаның нинди авырлык белән табылуын кечкенәдән аңлап үссеннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев