Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәктәп укучылары вакытны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрә алачак

Кама Тамагы районында мәктәп яны лагерьлары оештырылачак.

Затонда урта мәктәп базасында башлангыч сыйныф һәм 5,6, 7 сыйныф укучылары өчен көндезге лагерь эшләячәк, анда шулай ук балалар бакчасын тәмамлаган 6 кеше йөриячәк, барлыгы ул 100 кешегә исәпләнгән. Шунысын билгеләп үтәсе килә, мәктәп яны лагере зур популярлык казана - смена башланырга бер атна кала буш урыннар калмаган инде.

Укучылар өчен махсус программа әзерләнгән, ул сәламәтлекне ныгытуга гына түгел, танып-белү эшчәнлегенә дә юнәлтелгән. Сменаның озынлыгы - 21 көн.

Лагерь директоры Светлана Сергеева болай дип сөйләде: «Без укучыларыбызга  кызыклы һәм файдалы смена ясарга тырышачакбыз. Әйтик , программага цифрлаштыру темасы кертелгән, балалар өчен без, яңа юнәлешне өйрәнү кызык булсын һәм  күзаллауларын киңәйтү өчен, смартфон һәм махсус программа ярдәмендә мультфильм ясау буенча мастер-класс уздырачакбыз. Шулай ук, балаларны төрле мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр белән таныштыру өчен, күпмилләтле Россиядә яшәүче халыкларның төрлелеге белән бәйле тематик чаралар планлаштырылган».

Шулай ук бистә китапханәсе хезмәткәрләре белән уртак чаралар оештырылачак. Ә спорт чаралары һәм саф һавада актив ял, һичшиксез, балалар иммунитетына файдалы булачак.

Шулай ук 9 нчы сыйныф укучылары өчен Затон мәктәбендә 30 кешелек мәктәп яны хезмәт һәм ял лагере оештырылачак. 18 көнлек смена вакытында укучылар мәктәп яны участогында эшләячәк һәм төрле спорт һәм шәхесне үстерү чараларында катнашачак.

Район үзәгенең Кама Тамагы татар мәктәбе каршындагы көндезге лагерь 30 укучы өчен эшләячәк. Ә Кама Тамагы урта мәктәбендә 20 балага исәпләнгән мәктәп яны хезмәт һәм ял лагере оештырыла.

Каратайның "Аргамак" лагеренда Кама Тамагы районы балалары өчен аерым смена узачак. Безнең балалар 3 сеннән 20 августка кадәр ял итә һәм ямьле җирдә урнашкан матур корпусларда вакытны файдалы итеп үткәрә алачак. Бирегә 5-11 сыйныф укучыларын  чакыралар. Смена "Сәләт-Кама" дип атала һәм спорт юнәлешендә эшләячәк.

Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Люция Заһидуллина газетага "Аргамак" балалар лагеренда урыннар бар әле, дип сөйләде. Яңа заманча лагерьда ял итәргә теләгән балаларның ата-аналары сайтта гариза бирергә тиеш, өстәмә рәвештә беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Юлламаларны рәсмиләштерү portfolio-selet.ru да башкарыла.

Быел лагерь 2022 елның 31 мартында старт алган "Балалар ялы өчен кешбэк программасы"на керде. Исегезгә төшерәбез, әлеге программа буенча компенсацияләр стационар лагерьларга юлламалар өчен каралган. Дәүләтнеке дә, коммерциянеке дә. Кешбэк шәһәр лагерьларына, палаткалы походларга, экспедицияләргә, сыйныф яки ата-аналар белән экскурсия сәфәрләренә кагылмый. Юлламаны "Мир" банк картасы белән генә түләргә мөмкин, башка вариантлар туры килми. Аңа акча кире кайта. Шул ук вакытта "Мир" картасы һичшиксез әнинеке яки әтинеке булырга тиеш түгел. Дәү әнисенеке, абыйсыныкы яки башка туганыныкы була ала.

Без барлык балаларга да җәйге каникуллар чорында яхшы ял итәргә, яңа уку елына энергия һәм көч җыярга телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев