Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәктәп һәм училище бердәм укыту комплексы булачак

Тиздән Куйбышев Затон училищесы заманча төс алачак. Биредә тулы көчкә ремонт эшләре бара. Бинаның фасадындагы эшләр кадет мәктәбен ремонтлаганда, җәен үк, төгәлләнгән. Ул вакытта ике уку йорты өчен бер булган бинаның тәрәзәләре һәм җылыту системасы тулысынча алыштырылган иде. - Хәзерге вакытта төзүчеләр бинаның эчен ремонтлыйлар, шулай ук электр чыбыклары алыштырылачак,...

Тиздән Куйбышев Затон училищесы заманча төс алачак.


Биредә тулы көчкә ремонт эшләре бара. Бинаның фасадындагы эшләр кадет мәктәбен ремонтлаганда, җәен үк, төгәлләнгән. Ул вакытта ике уку йорты өчен бер булган бинаның тәрәзәләре һәм җылыту системасы тулысынча алыштырылган иде.
- Хәзерге вакытта төзүчеләр бинаның эчен ремонтлыйлар, шулай ук электр чыбыклары алыштырылачак, - ди ПУ-72 директоры урынбасары Светлана Эскаева. - Ремонт эшләрен "Вика" төзелеш фирмасы алып бара.
Прораб Николай Александров әйтелгәннәрне раслап, түбәндәгеләрне сөйләде:
- Без өченче каттагы идәнне, иске ишекләрне сүттек, хәзер эшчеләр гипсокартон өчен каркас монтажлауга кереште. Эш яхшы темплар белән бара.
- Сезгә бинанаң яртысы гына калды. Ә ничә курсант белем ала?- дип сорыйм Светлана Олеговнадан.
- Барысы 50 кеше. Әмма өченче курстан - 23 курсант әлегә судноларда практика үтә. Ярга кайткач аларга бер ай гына укыйсы кала, ә гыйнварда дәүләт имтиханнарын тапшырачаклар.
Ә ярты бинадан безгә бары тик ике катын гына бирәләр. Өченче катта кадет мәктәбенең казармалары булачак. Икенче катта безнең архив, китапханә, компьютер классы, укытучылар бүлмәсе, мастерскойлар урнашачак. Ә беренче катта уку класслары. Урыннар аз кала, шул ук вакытта ФГОС таләпләре буенча безнең слесарь мастерское, хезмәтне саклау бүлмәсе дә булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев