Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мировой хөкемдар итеп сайланды

22 апрельдә район суды бинасында эшләүчеләрне яңа билгеләнгән мировой судья белән таныштырдылар. Лилия Гафиятуллина 9 ел Югары Ослан район судында судья ярдәмчесе булып эшләгән. КДУның юридик факультетын тәмамлаган. Мировой судья вазыйфасына аны Кама Тамагы суд рәисе Эдуард Бариев тәкъдим иткән. "Татарстан Республикасында мировой судьяларны сайлау турында"гы Татарстан Республикасы дәүләт Советы...

22 апрельдә район суды бинасында эшләүчеләрне яңа билгеләнгән мировой судья белән таныштырдылар.
Лилия Гафиятуллина 9 ел Югары Ослан район судында судья ярдәмчесе булып эшләгән. КДУның юридик факультетын тәмамлаган. Мировой судья вазыйфасына аны Кама Тамагы суд рәисе Эдуард Бариев тәкъдим иткән. "Татарстан Республикасында мировой судьяларны сайлау турында"гы Татарстан Республикасы дәүләт Советы карары нигезендә Лилия Гафиятуллина биш елга Татарстан Республикасы Кама Тамагы район суды буенча 1 нче суд участогы мировой судьясы итеп сайланды.
Эдуард Рафаиль улы Лилия Фәрит кызын район һәм мировой суд коллективы белән таныштырды. Районда суд вәкиле белән танышырга район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров, полиция бүлеге җитәкчесе Эдуард Идиятуллин, җәзаларны үтәтү инспекциясе җитәкчесе Илгиз Низамов килгән иде. Алар барысы да яшь мировой судьяга эшендә уңышлар теләде һәм барысы да эшлекле хезмәттәшлек итү теләге белдерде.
Лилия Гафиятуллина ант текстын укыды һәм мировой судья вазыйфасына кереште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев