Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясендә спорт мәйданчыгын ачты

Болгар ислам академиясендә спорт мәйданчыгы ачылды. Ачылышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Спорт мәйданын ачу «Нур» мәчете имамы Хәлил Хәбибрахманов тарафыннан Коръән укудан башланды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дога кылды. «Мәйданны Пәйгамбәребез туган көнендә ачабыз, шуңа да аның кайчан ачылганын онытмабыз. Студентларыбыз белем, иман ягыннан гына түгел, физик яктан да көчле булыр», – диде ул.

Кунакларны академиянең ректоры Фәрхәт Хөснетдинов сәламләде.

«Бүген безнең академия өчен зур, күптән көтеп алган вакыйга. Белем бирү йорты студентларны төрле яклап, шул исәптән спорт ягыннан да үстерергә тиеш», - диде ул.

Спорт мәйданчыгы заманча тренажерлар белән тәэмин ителгән. Ректор мәйданчыкны булдыруда ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтте. Ул академия территориясендә 50 машинага исәпләнгән парковка төзелүен дә искәртте.

Минтимер Шәймиев академия территориясендә шәкертләр өчен барлык шартларны тудырырга кирәклеген әйтте.

«Без монда үзебезне күрергә җыелдык, эшли башласак, барысын да булдырабыз. Оҗмахка килеп кергән кебек. Болай ук тиз эшләрсез дип уйламаган идем. Академия үзе дә бер елда төзелде. Бу мәйданда нәрсә эшләп була, барысын да эшләргә кирәк, бу җир гүзәл үзәккә әйләнергә тиеш, ә бу - беренче адымнар. Монда шәкертләр өчен бөтен шартларны тудырырга кирәк», - диде ул.

Мәйданчык 1 июльдән 15 сентябрьгә кадәр төзелгән. Спорт мәйданы волейбол, баскетбол, мини-футбол һәм воркаут өчен исәпләнгән. Мәйданы - 765кв.м. Спорт мәйданы Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды ярдәме белән төзелгән.

Соңыннан Минтимер Шәймиев спорт мәйданчыгын карады, тупка имза куйды һәм командалар арасында иптәшләрчә матч башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев