Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Минималь хезмәт хакы турында

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, 2015 елның 1 гыйнварыннан "Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында"гы Федераль законның 1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында" 2014 елның 1 декабрендәге 408нче Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе территориясендә хезмәткә түләүнең минималь күләме айга ким дигәндә 5965 сум билгеләнә. Берүк вакытта шуны...

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, 2015 елның 1 гыйнварыннан "Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында"гы Федераль законның 1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында" 2014 елның 1 декабрендәге 408нче Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе территориясендә хезмәткә түләүнең минималь күләме айга ким дигәндә 5965 сум билгеләнә.

Берүк вакытта шуны билгеләп үтәбез, 2014 елның 13 августында ТР профсоюзлар Федерациясе, ТР эш бирүчеләр берләшмәсе Координация советы, ТР Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында Килешү төзелгән иде. Бу килешүдә әйтелгәнчә, Татарстан Республикасы икътисады бюджеттан тыш сектор оешмаларында хезмәткә түләүнең минималь күләме айга ким дигәндә 6420 сум билгеләнгән. Шул уңайдан, ТР территориясендә эшләүче һәм оешма - юридик зат белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы, икъдисадның бюджеттан тыш секторында эшләүче хезмәткәрнең, юридик зат оештырмыйча Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы шәхси эшмәкәрнең айлык хезмәт хакы (компенсация һәм стимуллаштыру характерындагы түләүләрне дә кертеп), хезмәткәр бу чорда эш вакыты нормасын һәм хезмәт нормасын (хезмәт вазыйфаларын) тулысынча үтәгәндә, 2014 елның 13 августыннан 6420 сумнан да ким булмаска тиеш. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен минималь хезмәт хакы "Минималь хезмәт хакы турында"гы Федераль закон нигезендә билгеләнә ( ягъни 2015 елның 1 гыйнварыннан 5965 сум). Минималь хезмәт хакы түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясен тәэмин итү өлеше буенча хезмәт законнарын бозган эш бирүчеләр РФ Административ хокук бозу турындагы кодексның 5.27 маддәсе нигезендә административ җавапка тартыла. Шул уңайдан, хезмәткәр айлык эш вакыты нормасын тулысынча үтәгәндә (хезмәт вазыйфаларын башкарганда) айлык хезмәт хакын минималь хезмәт хакы күләменнән азрак алса, үзенең хезмәт хокукларын яклау максатында һәм чара күрү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясенә, шулай ук суд һәм прокуратурага мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев