Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Минем ишегемә кем кага

Ике атна элек Олы Кариле почта элемтәсе бүлеге яңа бинага күчте. Почта элемтәсе бүлеге мөдире рәмзия рәхмәтуллина хәзер почта хезмәтләрен ремонтланган мәдәният йорты бинасында күрсәтә. Почтага керү юлын аерым ясаганнар. -Хәзер бездә җылы һәм якты,-ди Рәмзия Вәгыйз кызы. -Бирегә күчкәч Кама Тамагы почтамты безгә яңа җиһазлар да китерде. Без бик...

Ике атна элек Олы Кариле почта элемтәсе бүлеге яңа бинага күчте. Почта элемтәсе бүлеге мөдире рәмзия рәхмәтуллина хәзер почта хезмәтләрен ремонтланган мәдәният йорты бинасында күрсәтә. Почтага керү юлын аерым ясаганнар. -Хәзер бездә җылы һәм якты,-ди Рәмзия Вәгыйз кызы.

-Бирегә күчкәч Кама Тамагы почтамты безгә яңа җиһазлар да китерде. Без бик шат һәм муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиевка рәхмәтебез зур. Чөнки клубны ремонтлаганнан соң бирегә күчәргә ул тәкъдим итте. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, бу бүлекчә районда беренчеләрдән булып подписка планын үти. 20 ноябрьгә план үтәлеше 94 процент, ә район газетасына яздыруны 100 процентка үтәгәннәр.

- Яхшы хат ташучы, бүлекчәнең уңышлы эшенең 90 проценты,-ди Рәмзия ханым. -Безнең бүлекчәдә 13 ел инде Лира Гайнуллина хат ташучы булып эшли (рәсемдә). Ул үзенең абонентларын яхшы белә, һәркайсына хөрмәт белән карый, бик аралашучан. Хезмәт күрсәтә торган участок та кечкенә түгел: Олы Кариле һәм Кече Кариле авыллары керә. Газета-журналларны, пенсияләрне вакытында таратканга күрә халык та аны ярата. Гөлсинә Хәйруллина Чаллыда өченче ел хат ташучы булып эшли. Ул үзе машина йөртә, Кариледән почтаны килеп ала һәм халыкка вакытында тарата. Мин хат ташучылардан уңдым.

- Лира, шундый зур участокка ничек вакытында хезмәт күрсәтергә өлгерәсез.

- Безгә почтаны атнага дүрт тапкыр китерәләр, миңа ирем һәм улларым ярдәм итә. Кече Карилегә почтаны ирем белән машинада алып барабыз һәм икәү таратабыз. Шуңа тиз була.

Лира Гайнуллина 20 ел элек Таҗикстаннан әнисенең туган авылы Олы карилегә күчеп кайта, үзенең язмышын таба, биредә аның балалары туа. Берничә ел элек эш урынын алыштырып карый- балалар бакчасына китә, әмма бер елдан соң кире почтага кайта. Мондагы эшкә күнеккән инде. Халыкта аны ярата, чөнки үзе дә кеше белән аралашканда матур сүзләрен кызганмый, игътибарлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев