Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мин Россия гражданины

10 апрельдә муниципаль район ЗАГС бүлегендә районыбызның иң яшь гражданнарына тантаналы шартларда паспортлар тапшырылды. 14 ел элек биредә аларга иң беренче документ - туу турындагы таныклыклары тапшырылган булган. Паспорт кеше өчен иң әһәмиятле документларның берсе. Чара башланганчы бәйрәмне оештыручылар паспорт алырга килүчеләр белән Киев Русьеннән бүгенге көнгә кадәр Россия дәүләтенә...

10 апрельдә муниципаль район ЗАГС бүлегендә районыбызның иң яшь гражданнарына тантаналы шартларда паспортлар тапшырылды. 14 ел элек биредә аларга иң беренче документ - туу турындагы таныклыклары тапшырылган булган. Паспорт кеше өчен иң әһәмиятле документларның берсе. Чара башланганчы бәйрәмне оештыручылар паспорт алырга килүчеләр белән Киев Русьеннән бүгенге көнгә кадәр Россия дәүләтенә багышланган викторина үткәрде. ЗАГС хезмәткәрләре чараны патриотик музыка һәм атрибутлар белән бизәгән.
Яшь гражданнарга паспортларны Татарстан Республикасы буенча УФМС ТО Кама Тамагы районы җитәкчесе Роза Хисамова, бүлекнең әйдәүче белгече Илнар Мәннәпов һәм МР башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Халикова тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Мин Россия гражданины

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X