Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мин халкымның баласы, баласы – күз карасы

Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Республикабызның халык шагыйре Фәнис Яруллинга 2013 елның 9 февралендә 75 яшь тулган булыр иде. Без, Иске Казиле урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары язучыны искә алу кичәсе уздырдык .Аның әкиятләрен, шигырьләрен укыдык, тормышына һәм иҗатына багышлап чыгарылган мультимедиа басмасы белән таныштык. Язучының балалар өчен...

Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Республикабызның халык шагыйре Фәнис Яруллинга 2013 елның 9 февралендә 75 яшь тулган булыр иде.
Без, Иске Казиле урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары язучыны искә алу кичәсе уздырдык .Аның әкиятләрен, шигырьләрен укыдык, тормышына һәм иҗатына багышлап чыгарылган мультимедиа басмасы белән таныштык.
Язучының балалар өчен бастырылган " Биюче бака", "Зәңгәр күлдә ай коена" китапларына кергән әкиятләре буенча уен - ярыш уздырдык. Аның әкият геройлары аша без тырыш булырга, авырлыкларны җиңә белергә, мохтаҗларга ярдәм итә белергә, тирә- яктагылар белән дус - тату яшәргә кирәклеген аңладык. Әкиятләрне рәсемгә дә төшердек. Ясаган рәсемнәребездән күргәзмә оештырдык. Аннан безгә
" Биюче бака"дан бака, "Салпы кикрик һәм велосипед" әкиятеннән әтәч, "Алсу чәчәк" тән чәчәкләр, " Үлемсез эт" тән эт һәм башка геройлар елмая иде.
Яраткан язучыбызның әкият геройлары үлемсез һәм ул үзе дә һәрвакыт безнең арада.
Без янмаган хисләр сезгә кала,
Без ачмаган дөнья серләре.
Без язмаган җырлар сезгә кала,
Без менмәгән дөнья үрләре.
Без башлаган эшләр сезгә кала,
Дөнья кала сезгә тулаем…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев