Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәмгыятькә кушылу

3 декабрьдә ел саен дөньяда халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Күпчелек очракта инвалидларга караш аларның җәмәгать эшләрендә катнашуларына бәйле. Инвалидлар арасында иҗади яктан сәләтле, актив эшләргә теләүче кешеләр шактый. Инвалидлар һәм аларның гаиләләре кичергән проблемалар бер-берсенә охшаш. Нәкъ менә бу көннәрдә аларның проблемаларына һәм тормышына тагын да якынрак килергә кирәк....

3 декабрьдә ел саен дөньяда халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Күпчелек очракта инвалидларга караш аларның җәмәгать эшләрендә катнашуларына бәйле. Инвалидлар арасында иҗади яктан сәләтле, актив эшләргә теләүче кешеләр шактый. Инвалидлар һәм аларның гаиләләре кичергән проблемалар бер-берсенә охшаш.

Нәкъ менә бу көннәрдә аларның проблемаларына һәм тормышына тагын да якынрак килергә кирәк. Бу хакта без район инвалидлар җәмгыяте рәисе Анна Зубарева белән сөйләштек. - Өч ел элек "Кулай мохит" дәүләт программасы тормышка аша башлады. Аның беренче нәтиҗәләре турында нәрсә дә булса әйтергә мөмкинме? - Чынлап та, программа Татарстан Республикасында 2011 елның март аенда старт алды. Ул тормыштагы аеруча мөһим булган- сәламәтлек саклау, мәдәният, транспорт, элемтә, мәгариф, социаль яклау, спорт һәм физик культура, торак төзелеше өлкәләренә кагыла. - Инвалидлар проблемаларына җәмгыятьнең игътибарын арттыру иң катлаулы бурычларның берседер, мөгаен? - Әлбәттә, физик киртәләрне бетерергә кирәк. Әмма шул ук вакытта оештыру һәм мәгълүмат каршылыклары да бар. - Бүгенге көндә районда нәрсәләр эшләнгән? - Инвалидлар яшәгән йортлар гына түгел, мәктәпләр дә белем бирү барышында инвалидлар ихтыяҗын исәпкә алып, җайлаштырылырга тиеш. Күп кенә мәктәпләрдә инвалидлар өчен андый шартлар булдырылган, мөмкинлекләре чикләнгән балалар башка балалар белән аралашып, бер-берсе белән танышып, үзләренең җәмгыятьтәге урыннарын табарга тиеш. "Кулай мохит" программасын тормышка ашыру йомгаклары буенча безнең район мәктәпләре инвалидлар өчен кулай дип әйтергә була. Безнең районда коляскалы инвалидларның торак проблемалары күпчелек очракта хәл ителгән. Йортлардан чыкканда баскычтан уңайлы төшү урыннары һәм пандуслар барлыкка килде, кибетләр һәм башка җәмәгать урыннары пандуслар белән җиһазландырылган. - Бездә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең мәшгульлеге белән эшләр ничек тора? - Кызганычка каршы, безнең җәмгыятьтә "инвалидлар белән мәшәкать күп" дигән фикер яши. Алар өчен кыска эш көне булдырылган, сәламәтлек буенча чикләүләр бар, эш урыннарын, бәдрәф, тукталышларны аерым җиһазларга, пандуслар куярга кирәк,-ди район инвалидлар җәмгыяте рәисе Анна Зубарева. - Менә шундый мөнәсәбәттән бөтен проблемалар килеп чыга да инде. Коляскалы инвалидларның күбесе өйдә эшли. Кеше инвалидлык алганда аның психикасы да какшый. Бәла көтмәгәндә килә... Һәм аның белән килешүе авыр. Иң кыены-инвалидны үз-үзенә бикләнүдән саклап калу. 5-10 ел өйдә утырган кеше урамга чыккач үзен яхшы хис итми. Ул елга бер-ике атна сырхауханәдә генә була. Аның белән аралашучылар - палатасындагы күршеләре. Нәтиҗәдә кешеләр үз-үзенә бикләнә. Кайберләре эшләү турында уйламый, хәтта өйләреннән дә чыгарга теләми. Әмма без моны булдырмаска тырышабыз, төрле мәдәни һәм спорт чаралары оештырабыз. Аларда безнең якташларыбыз бик теләп катнаша һәм призлы урыннар яулый. Мәсәлән, 25-27 октябрьдә Казан шәһәренең "Олимп" спорт комплексы базасында үткәрелгән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең республика спартакиадасында безнең спортчылар өч алтын һәм ике көмеш медаль яулады. Шушы чаралар нәтиҗәсендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең күбесенең тормышы сәламәт кешеләргә караганда кызыгракка әверелә. Алар һәркем өчен ачык, бернәрсәдән дә курыкмый, чөнки тормышка аек акыл белән карый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X