Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Мәгариф» , «Гаилә һәм мәктәп» — Иске Казиле урта мәктәбендә

10 декабрьдә, Иске Казиле урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Мәгариф" һәм "Гаилә һәм мәктәп" журналларының баш мөхәррирләре - Миргалимов И.Ф., Закирова Г.Р., бүлек мөхәррире Әнвәрова М.Х. һәм бүлек редакторы Исхакова Л. Ф. белән очрашу булып узды. Эшлекле аралашуда мәктәп директоры Халит Гыйльметдинов һәм Келәнче төп гомуми белем мәктәбе директоры Илшат...

10 декабрьдә, Иске Казиле урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Мәгариф" һәм "Гаилә һәм мәктәп" журналларының баш мөхәррирләре - Миргалимов И.Ф., Закирова Г.Р., бүлек мөхәррире Әнвәрова М.Х. һәм бүлек редакторы Исхакова Л. Ф. белән очрашу булып узды.

Эшлекле аралашуда мәктәп директоры Халит Гыйльметдинов һәм Келәнче төп гомуми белем мәктәбе директоры Илшат Гыймранов та катнашты. Мондый якыннан аралашулар бездә аеруча да зур кызыксыну уятты. Укытучыларыбыз Сафина Әнисә, Булатова Гөлзидә, Йосыпов Рафаэль үзләрендә туган фикерләр белән дә уртаклаштылар. Баш мөхәррир Илдар Миргалимов үз чыгышында "Мәгариф" журналының Татарстанда гына түгел, ил күләмендә һәм чит төбәкләрдәге милли мәгариф сәясәте яңалыкларын һәрьяклы яктыруда төп педагогик басманың берсе булып торуын ассызыклап үтте. Журналның яңача эш юнәлешләрен, киләчәккә планнарын тасвирлады. Бүлек мөхәррире Мөнирә Әнварова "Мәгариф. Татар теле" дигән яңа электрон журнал барлыкка килүе һәм аның уңай яклары турында сөйләде. Бу журналның инде беренче саны чыккан. Анда сочинение язуга, БДИ га кагылышлы язмалар бастырылуы турында да әйтеп узды. "Гаилә һәм мәктәп" журналының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова үз чыгышында журналның аерым бүлекләренә тукталып үтте, төрле конкурсларда катнашырга чакырды һәм кызыклы мәкаләләрне сездән дә көтеп калабыз дип үз фикерен төгәлләде. Әйе, журнал чыннан да кызыклы, эчтәлекле һәм әти-әниләр өчен бигрәк тә файдалы. Менә шундый эшлекле очрашулар тагын да ешрак булсын иде дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев