Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәдәнияткә яшь комачауламый

-Хезмәттәшләрем һәм авыл халкы өчен шатмын, - ди озак еллар Олы Карамал авылында фельдшер булып эшләгән Хәнифә Мөхәммәтшина. Хәзер ул лаеклы ялда, әмма бәрлегуҗалылар шатлыгын уртаклашырга килгән. - Элек ФАП биредә гади агач йортта урнашкан иде, - ди Хәнифә апа. - Бер нинди шартлар да юк. Балаларга прививка ясар өчен...

-Хезмәттәшләрем һәм авыл халкы өчен шатмын, - ди озак еллар Олы Карамал авылында фельдшер булып эшләгән Хәнифә Мөхәммәтшина. Хәзер ул лаеклы ялда, әмма бәрлегуҗалылар шатлыгын уртаклашырга килгән.

- Элек ФАП биредә гади агач йортта урнашкан иде, - ди Хәнифә апа. - Бер нинди шартлар да юк. Балаларга прививка ясар өчен фельдшерга өйдән өйгә йөрергә туры килде. Хәзер бинасы матур, җиһазландырылган, эшлә генә.

Рәисә Минһаҗева һәм Миләүшә Солтанова, Бәрлегуҗада яшиләр, гомер буена сыер савучы булып эшләгәннәр, хәзер пенсиядә. Авыл активистлары.

-Элек клубыбыз иске булса да, йөри идек, бергәләшеп бәйрәмнәр уздырдык, яңа елга бал-маскарад та оештыра идек. Хәзер олыгайдык инде, клубка йөрмибез. Әмма бу клубка киләчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X