Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәдәни мозаика район буйлап атлый

Актив һәм битараф булмаган кешеләр туган якны ямьләндерә һәм тормышыбызны тагын да уңайлырак итә.

«Антоновка» социаль-мәдәни үсеш үзәге Тимченко фонды ярдәме белән «ЦКДОН» МБОУ белән берлектә «Кече мәдәни мозаика» конкурсын оештырды һәм районның социаль-мәдәни үсеше өчен грантлар бүлеп бирелде.

–  Россиянең зур булмаган шәһәрләрендә һәм авылларында яшәүчеләрнең инициативаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Кече мәдәни мозаика» конкурсы быел 23 төбәктә узды, - диде Мария Пархоменко. – Конкурска барлыгы 208 гариза килгән, шулардан 158 җиңүче сайлап алынган. Алар арасында безнең районнан 7 проект бар.

Биш ел эчендә «Кече мәдәни мозаика» Россия кечкенә шәһәр һәм авылларында иң кирәкле конкурсларның берсенә әверелде. Быел конкурс Калуга, Ярославль, Белгород, Волгоград, Новосибирск, Томск, Иркутск, Саратов, Чиләбе, Архангельск һәм Псков өлкәләре, Краснодар, Приморье, Ставрополь һәм Пермь крайлары, Алтай, Дагыстан, Марий-Эл, Татарстан, Карелия, Кабардин-Балкар Республикалары, Ямал-Ненец һәм Ханты-Манси автоном округлары территорияләрендә узды.

Тимченко фондының “Кече мәдәни мозаика” өч еллык ярдәм программасы буенча 26 команда арасында үткәрелгән конкурста оператор булган «Антоновка» социаль-мәдәни үсеш үзәге («Круглый год» АНО) инициативасы нәтиҗәсендә Татарстан Республикасыннан 7 проект җиңү яулады һәм аларның барысы да Кама Тамагы районында гамәлгә ашырылачак.

Конкурска килгән барлык гаризалар да инициатив төркемнәр тарафыннан тапшырылган һәм түбәндәге социаль-мәдәни проектлар җиңүче дип табылган: 1. «Кама Тамагы – Идел буе энҗесе» (яшь экскурсоводлар мәктәбе, җитәкчесе Анастасия Миңнегалеева, Тенеш); 2. «Могҗизалы җеп» (үсеш үзенчәлекләре булган балалар өчен мастер-класслар үткәрү проекты, җитәкчесе Алена Коняхина, Кама Тамагы); 3. «Туристлык җиһазларын арендалау хисабына көнкүреш калдыкларын аерым җыю» (җитәкчесе Алинә Әхмәдишина, Тенеш); 4. «Вертушка» заманча бию студиясе (балалар өчен мастер-класслар уздыру һәм яшьләр өчен заманча бию студиясе булдыру проекты, җитәкчесе Марат Сәхибгәрәев, Антоновка); 5. «Исәнме, урамым!» (Изге коены реконструкцияләү проекты, Вера Колударова, Кама Тамагы); 6. “Волейбол өчен” (волейбол фестивален үткәрү проекты, җитәкчесе Ирина Хахалева, Куйбышев Затоны); «Хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез» (Җиңү паркын төзү турында, җитәкчесе Ирина Окунева, Мордва Каратае авылы).

– «Могҗизалы җеп» проекты балалар өчен генә түгел, ата-аналар өчен дә, - ди проект җитәкчесе, район мәдәният йорты хезмәткәре Алена Коняхина. – Мастер-классларда балалар әти-әниләре белән бергә тукыма кисәкләрен тегү техникасын үзләштерәчәк, үз куллары белән кабатланмас чуарлык барлыкка китерәчәкләр. Шул ук вакытта алар Идел буе халыкларының тарихы һәм көнкүреше белән танышалар, борынгы тегү коралы белән эшләү принцибын өйрәнәләр, кул белән тегүнең катлаулы булмаган өч техникасын үзләштерәләр. Һәркемнең игътибарга, ярдәмгә, мәхәббәткә, аңлауга һәм иҗат мөмкинлегенә ихтыяҗы бар, ә үсеш үзенчәлекләре булган балаларның – бигрәк тә. Декоратив-гамәли халык сәнгате буенча мондый мастер-класслар балага аның иҗади сәләтен үстерү өчен күбрәк мөмкинлекләр бирәчәк, шулай ук алар биредә үзләре өчен файдалы һәм кирәкле күнекмәләр алачак, бергәләп һәм командада эшләргә өйрәнәчәкләр. «Могҗизалы җеп» балаларга һәм аларның ата-аналарына нинди дә булса яңалыкка өйрәнергә, шулай ук коммуникатив күнекмәләрне үстерү мөмкинлеге бирәчәк. Көндәлек тормыш кысаларыннан чыгып, балаларның үз көчләренә ышанычлары артачак, алар үзләренең мөмкинлекләренә төшенәчәк, биредә аралашу даирәсе дә киңәя, ата-аналар белән мөнәсәбәтләре тагын да ныгый. Нәкъ менә болар балалар өчен зур әһәмияткә ия…

Аленаның проекты сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән 8 дән 17 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр, аларның әти-әниләре өчен исәпләнгән.   Агымдагы елның июленнән август аена кадәр кулдан тегү буенча 6 мастер-класс үткәрү планлаштырыла, аларның һәркайсында 10 кеше (5 бала һәм 5 олы кеше) катнашачак. Һәр мастер-класс 80 минутка исәпләнгән, шуңа күрә 40 минуттан соң чәй эчү, шулай ук музей һәм китапханә күргәзмәләрен карау планлаштырыла. Шулай итеп, Идел буе халыкларының тарихын һәм көнкүрешен өйрәнү,  иҗади эшчәнлек аша проектта катнашучыларның социаль-мәдәни компетентлыгы арта.

– Грант мастер-класслар үткәрү өчен җиһазлар һәм материаллар сатып алуга юнәлдереләчәк, - диде проект җитәкчесе. – Ә киләчәктә, ихтимал, кызыксынулар буенча клуб та барлыкка килер.…

Шулай итеп, Алена Коняхинаның планнары мастер-класслар белән генә чикләнми, без бу проектны гамәлгә ашыруны күзәтеп барачакбыз, шулай ук башка җиңүче проектлар турында да газетабызның алдагы саннарында язачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев