Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәчеттә очрашу

Кама Тамагы үзәк мәчетендә даими рәвештә кызыклы очрашулар, чаралар үткәрелә.

Җәй көне мәчеттә балалар гарәп телен, Коръән укырга өйрәнә.

 7 декабрьдә биредә өч буын әниләре очрашты, алар үзләренең тормышлары, балаларны ничек тәрбияләүләре турында сөйләделәр. - Алар арасында безнең бистәнең хөрмәтле ханымнары - 80 яшьләрен тутырган абыстай Мөнирә апа Хәлиуллина белән Сәрия апа Идиятова, гомер иткән тәҗрибәләреннән чыгып, кешеләрнең элек һәм хәзер ничек яшәгәнен чагыштыра алалар.

- Без иремнең әти-әнисе һәм бабалары белән бер йортта яшәдек, - дип искә ала Сәрия апа Идиятиова, - өч буын. Монда картлар да, балалар да, яшьләр дә, ә өйдә алгы як та, арткы як. Бабайлар вафат булганда, без дә олыгайган идек, балалар үсте, өйләнде, өйдә яңа кешеләр яши башлады, балалар барлыкка килде. Авыр булды, чөнки хәзерге кебек уңайлы шартлар юк иде, ә  эш күп иде.

Рания Кәримова икенче тапкыр кияүгә чыкканда, аның үзенең дә, иренең дә ике баласы була.

- Авыр булды, өйдә берьюлы дүрт бала, бер-беребезгә дә ияләшергә кирәк. Тик вакыт барысын да үз урынына куя: балаларының үз гаиләләре, хәзер инде оныклары үсеп килә, безне уңышлары белән шатландыралар.

- Кама Тамагыннан Зөһрә Лысачкина һәм Альбина Гыйззәтуллина - күп балалы әниләр үзләренең зур гаиләне ничек алып баруларын сөйләделәр, - ди әлеге очрашуны оештыручыларның берсе Рафика Хәйруллина. -Гөлгенә Сабитова, танылган блогер-кулинар, балаларны тәрбияләү, хуҗалыкны карау һәм татар халык ашлары турында Интернет битен алып бару турындагы мәгълүмат белән бүлеште.

Бу очрашуда Наилә Нигъмәтуллина, Раилә Данилова, Фирдания Габәйдуллина һәм бистәнең башка хатын-кызлары гаиләләренең уңыш серләре белән уртаклаштылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев