Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәчет ачылуга-20 ел

Узган һәр чорның, һәр дәвернең җитди вакыйгалары хәзер инде авыл тарихына әверелгән. Бигрәк тә авыл тарихын мәчетләрдән, диннән, дини истәлекләрдән башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, безнең Балтач авылында мәчет элек-электән булган. Ул тирә-якка моңлы азан тавышын яңгыратып, бар тарафка иман нуры иңдереп, тәрбия һәм гыйлем...

Узган һәр чорның, һәр дәвернең җитди вакыйгалары хәзер инде авыл тарихына әверелгән. Бигрәк тә авыл тарихын мәчетләрдән, диннән, дини истәлекләрдән башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел.

Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, безнең Балтач авылында мәчет элек-электән булган. Ул тирә-якка моңлы азан тавышын яңгыратып, бар тарафка иман нуры иңдереп, тәрбия һәм гыйлем учагы булып торган. Ләкин илдәге тискәре вакыйгалар нәтиҗәсендә мәчет 1934 елда бетерелә, изге ае гына сакланып кала. 1990 елларда тыныч күңел белән намаз укырга, мәчеттә азан тавышы тыңларга мөмкинлек туа.1994 елның 19 ноябрендә авыл халкы, "Октябрь" колхозы һәм хуҗалык җитәкчесе Әхмәт Зыятдинов тырышлыгы белән иске мәчет урынына яңа иман йорты калкып чыга, могҗиза белән сакланып калынган ай да манара очына куела. Әхмәт Зыятдиновның бу изге эшен Балтач авылы халкы бүгенге көндә дә онытмый һәм рәхмәт укый!

Узган шимбәдә мәчетебездә олы тантана булды.Ул үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәмгә җирле үзидарә башлыгы Хәниф Г Гатауллин , район мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин, күрше авыл имамнары, авылыбыз имам-хатибы Нияз Вафин һәм авылыбыз өлкәннәре чакырылган иде. Балтач авыл җирлеге башлыгы Хәниф Гатауллин: "Көн саен күңелләребезгә иман нуры өстәп, азан тавышы яңгырый. Авылның имам-хатибы Нияз абый күп еллар изгелек юлында хезмәт һәм тырышлык күрсәтә. Ул һәр изге гамәлебез, авылыбыз иминлеге өчен дога кылып тора, Аллаһы Тәгалә аңарга озын гомер һәм сәламәтлек бирсен", -дип, имам- хатыйбыбыз Нияз Вафинга рәхмәтен җиткерде. Район мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин вәгазь сөйләде, бүләген тапшырды. Авылыбыз имамы Нияз Вафин Коръән аятьләре укыды, авыл халкына исәнлек, бәрәкәт, иман, тәүфыйк теләде. Юбилей тантанасы хатын-кызларыбыз Сәрия Вилданова, Фәридә Хисамиева, Наҗия Әхмәдуллина , Филизә Вафина әзерләгән мул өстәл артында дәвам итте.

Изге эшегез өчен сезгә мең рәхмәт! Нык нигезле мәчетебез тирә-якка иман нуры таратып торсын, азан тавышы тынмасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X