Май бәйрәмнәрендә татарстанлылар 7 көн ял итә

Май аенда татарстанлыларны 4 ял көне рәттән - 1,2,3 һәм 4 май көтә. Җиңү көне уңаеннан 9, 10, 11 майда ял дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында күргән эш календарендә белдерелә. РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча 1 май (Яз...

Май аенда татарстанлыларны 4 ял көне рәттән - 1,2,3 һәм 4 май көтә. Җиңү көне уңаеннан 9, 10, 11 майда ял дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында күргән эш календарендә белдерелә.

РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча 1 май (Яз һәм хезмәт бәйрәме) һәм 9 май (Җиңү көне) эш көне булмаган бәйрәм көннәре. Ял көне белән эш көне булмаган бәйрәм көне туры килгәндә, ял көне бәйрәмнән соңгы эш көненә күчерелә. Бу юлы 9 май шимбәгә туры килү сәбәпле, 11 май дүшәмбе ял көне дип игълан ителә.

Моннан тыш, "2015 елда ял көннәрен күчерү турындагы" РФ Хөкүмәте карары белән 4 гыйнварда ял көне якшәмбедән 4 май дүшәмбегә күчерелә. Май аенда барлыгы 18 эш көне, 12 ял һәм бәйрәм көннәре.

http://«Татар-информ»

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 25 декабрь 2019 - 13:41
    Кама Тамагы: Яңа елны каршылыйбыз
  • 25 декабрь 2019 - 13:40
    "Туган як/ Родной край" форумында катнашучыларны Рудник урта мәктәбенең укытучылар һәм укучылар коллективы җылы каршы алдылар
  • Идел буйлап Рейд
  • Кирельский авылында мәдәният йорты
  • 9 май - Җиңү көне