Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Махсус режим башлана

22 апрельдән 12 майга кадәр ТРда янгынга каршы махсус режим урнаштырыла.

Бу вакыт учак ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләннәрне һәм чүп-чарны яндыру тыела. Торак пунктларда, бакчачылык җәмгыятьләрендә, урман массивлары белән чиктәш башка объектлар янында мангалларда ризык әзерләү өчен ачык ут кулланырга ярамый. Пиротехника куллану тыела.

Янгынга каршы махсус режим вакытында урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда вакытлыча янгынга каршы постлар булдырылырга, чүп-чарны куркынычсыз яндыру өчен урыннар билгеләнергә тиеш. Һәр җирлектә патруль төркемнәре булдырырга һәм аларның эш графигын төзергә кирәк. 22 апрельгә кадәр торак пунктларны урман янгыннарыннан саклау өчен минеральләштерелгән полосалар булдыру мөһим.

Янгынга каршы махсус режим шартларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ җаваплылык чарасы 2 тапкыр арттырылды:

  • гражданнарга 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр,
  • вазифаи затларга – 30 мең сумнан алып 60 мең сумга кадәр;
  • юридик зат оештырмыйча эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручы затларга-60 мең сумнан 80 мең сумга кадәр;
  • юридик затларга – 400 мең сумнан 800 мең сумга кадәр административ штраф каралган;

Россия МЧСының ТР Баш идарәсе  Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнары буенча бүлеге искә төшерә: «Ут белән сак эш итегез, аны кулланганда уяу булыгыз һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәгез».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев