Матур яшәде һәм батырларча һәлак булды
Сөйкилеләр кадр офицеры Сергей Мулюкин белән хушлашты.
- Сергей балачактан ук хәрби кеше булырга хыялланды,- диде аның укытучысы Надежда Гончарова. - Шуңа күрә мәктәптән соң ук ул Казан артиллерия училищесына укырга керде, аны лаеклы тәмамлады һәм тормышын армия белән мәңгегә бәйләде. Бер ай элек ул Сөйкигә ялга кайткан иде. Биредә аның әти-әнисе янында баласы ял итә. Кем уйлаган бит соңгы очрашулары булганын!
- Без сыйныфташыбызны югалтуга бик кайгырабыз, - диде трибунадан Сергейның сыйныфташы Марина Коптилова. - Сергей бик позитив, ачык, игелекле кеше иде. Йөзендә һәрчак елмаю булды. Без аны шундый итеп истә калдырырбыз. Соңыннан яхшы сүз белән искә алсыннар өчен барыбызга да аның кебек лаеклы яшәргә кирәк.
Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар һәйкәле янында матәм митингы узды. Биредә авыл халкы җыелды, башка торак пунктлардан да кеше күп килгән иде. Митингны район хәрби комиссары Таһир Миннекәев ачты. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе җитәкчесенең гадәттән тыш хәлләрне саклау, мониторинглау һәм кисәтү буенча урынбасары Илдар Гыйбадуллин, муниципаль район башлыгы Наил Вазыйхов мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
- Туганнарын һәм якыннарын юатырлык сүзләр табу кыен, бу – зур югалту, - диде Наил Вазыйхов.
Мулюковлар гаиләсе күп балалы – дүрт ул һәм бер кыз. 28 июньдә ир туганнардан өчәү генә калдылар. Сергей Мулюкин командир йөкләмәсен үтәгәндә һәлак булган.
- Аны анда мин җибәрдем, һәлак булганы турында ишеткәч, эзләп таптым һәм монда алып кайттым, - диде гаубица батареясе командиры майор Дмитрий Корсаков. - 28 июнь көнне минем иң якын дустым, ышанычлы иптәшем һәлак булды. Ул беркайчан да бәхәсләшмәде, биремнәрне төгәл итеп, намус белән үтәде.
- Бу бик матур һәм тату гаилә, - диде Сөйки җирлеге сәркатибе Оксана Бисярина. - Әтисе Владимир Анатольевич гомер буе авыл хуҗалыгында механизатор булып эшләде, аның ике улы Анатолий һәм Максим, төзүче белгечлеген үзләштереп, районда эшлиләр. Николай – Түбән Камада, Елена Казанда яши. Барысының да үз гаиләләре бар. Сергей мәктәптә кызым белән бергә укыды. Сыйныфлары бик тату, егетләр нибары икәү иде, алар икесе дә хәзер юк инде.
Хәрби училищены тәмамлаганнан соң, Сергей Мулюкин Дагстанда, Сириядә, Украинада хезмәт иткән. Хезмәт чорында «Ватан алдындагы казанышлары өчен» медале һәм «Батырлык ордены» белән бүләкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев