Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Машина йөртү таныклыгы булмаган килеш машина йөртүчеләргә җинаять җаваплылыгы кертелә

Россиядә машина йөртү таныклыгы булмаган килеш, системалы рәвештә автомобиль йөрткән шоферларга карата җинаять җаваплылыгы кертелә.

ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, машина йөртү таныклыгы алынган һәм шушындый хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган шоферларга җинаять җаваплылыгы яный. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм транспортны эксплуатацияне бозган өчен җавапка тартылган кешеләргә дә срок яный. Бу очракта йөртүче ике елга кадәр иректән мәхрүм ителергә мөмкин. 

Шулай ук машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш рульгә утырган шоферларга кагылышлы үзгәрешләр дә кертелә. Әгәр җинаять җаваплылыгына тартырлык билгеләре булмаса, бу гамәл өчен 50-100 мең штраф түләргә яки 150-200 сәгатькә мәҗбүри эшләргә барырга туры киләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев