Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Март аеннан янгынга каршы режимның яңа кагыйдәләре гамәлгә керде

Быелның 1 мартыннан Татарстан һәм Россия территориясендә янгынга каршы режимның яңа кагыйдәләре гамәлгә керде.

Үзгәрешләр бакчачыларга да кагылды – биредә корыган яфраклар, үлән һәм чүп-чар яндыру кагыйдәләре хакында сүз бара. Хәзер корылмалардан 15 метр ераклыкта гына учак ягарга ярый. Әгәр үлән һәм чүп-чар яндыру өчен тимер мичкә файдаланыла икән, әлеге араны ике тапкыр (7,5 метрга кадәр) киметергә мөмкин.

Бина һәм корылмалардан биш метр ераклыкта ризык әзерләргә яки шашлык кыздырырга ярый. Мангал тирәсендә ике метр радиустагы зона яна торган материаллардан арындырылырга тиеш. Алда татарстанлыларны янгынга каршы махсус режим көтүен дә онытырга ярамый. Быел ул 25 апрельдән 14 майга кадәр гамәлдә булыр дип көтелә, шул хактагы проект ТР Министрлар Кабинеты каравына тапшырылган. Яз иртә килү сәбәпле, аның вакыты үзгәрергә дә мөмкин.

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда корыган үлән һәм чүп-чар яндыру, шулай ук шашлык кыздыру тыела. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре закон бозучыларны игътибар белән күзәтәчәк. Аларны шактый зур күләмдә штрафлар көтә: янгынга каршы махсус режим кагыйдәләрен бозган гражданнарга – 20 мең, вазифаи затларга – 60 мең, юридик затларга 800 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X