Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Марсель Вәгыйзовның "исемле" булуына кем көенгән?

Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов быел икенче тапкыр әти булды. Май аенда җырчының кызы Динә туды. Шулай итеп, Марсельнең 5 яшьлек улы Шамил дә абый булып куйды. Җырчының заводта эшләүче тормыш иптәше исә хәзерге вакытта декрет ялында. - Марсель, май ае синең өчен "бәхетле" ай, ахры. Быел майда кызың туды,...

Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов быел икенче тапкыр әти булды. Май аенда җырчының кызы Динә туды. Шулай итеп, Марсельнең 5 яшьлек улы Шамил дә абый булып куйды. Җырчының заводта эшләүче тормыш иптәше исә хәзерге вакытта декрет ялында.



- Марсель, май ае синең өчен "бәхетле" ай, ахры. Быел майда кызың туды, узган ел май аенда Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булдың. Атказанган артист булгач, тормышың үзгәрдеме?

- Элек нинди булсам, хәзер дә шундый, артык үзгәрешләр сизелми алай. Артистлар арасында көенүчеләр дә, ягъни кырын караучылар, киресенчә, чын күңелдән сөенүчеләр дә булды. Сүз дә юк, алган исемне аклар өчен тагын да тырышып эшләргә, иҗат итәргә, халыкка хезмәт итәргә кирәк.

- Якын арада тамашачы сине кайда күрә алачак?

- Әле шушы көннәрдә генә "Яңа гасыр" телеканалының Яңа елга багышланган тамашасында катнаштым. Аны Яңа ел төнендә телевизор экраннарыннан күреп булачак. Яңа елдан соң чит төбәкләргә концертлар белән чыгарга исәпләп торам.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев