Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мансур Шәйхетдинов: «Холдинг составында эшләү җиңелрәк»

Казанда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.

Мондый тантаналарда тармакның иң яхшы хезмәткәрләренә хөкүмәт бүләкләре тапшыру кабул ителгән. Быел да традициягә тугры калдылар. “Олы Кариле” ҖЧҖ агрономы Мансур Шәйхетдиновка «Татарстан Республикасының атказанган агрономы» дигән мактаулы исем бирелде.

Мансур Шәйхетдинов Иске Казиле авылында туган. Ул гомере буе туган авылында яши.

 – Без – мәктәп сигезьеллыктан унъеллыкка әверелгәннән соң, аны беренче булып тәмамлаган чыгарылыш, - ди Мансур Гали улы. - Нәкъ менә безнең чыгарылыш 9 һәм 10 нчы сыйныфларда беренче булып хезмәт дәресләрендә трактор төзелешен һәм авыл хуҗалыгы техникасы белән идарә итүне өйрәнде. Мәктәпне без барыбыз да механизатор таныклыгы белән тәмамладык, күпчелегебез туп-туры Ленин исемендәге колхозга эшкә урнашты. Алар арасында мин дә бар идем, тракторда 10 ел эшләдем, аннары бригадир итеп билгеләделәр. Минем карамакта 25 кеше эшләде. Колхозда мондый өч бригада бар иде. Берсе – Бишалабта һәм Атабайда, икенчесе – Караталда, өченчесе – Иске Казиледә. Бригадада тракторчылардан тыш, тимерчеләр, ягулык салучылар, эретеп ябыштыручылар, склад мөдирләре, слесарьлар хезмәт куйды. Техникадан “ДТ-75” тракторы иде.

Шул ук вакытта югары уку йортларын тәмамлаганнан соң, колхозга эшкә Әхмәт Биккинин, Зөфәр Гарәфиев килде. Шул ук вакытта мин дә белем алырга карар иттем, һәм читтән торып авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына укырга кердем. Сүз уңаеннан, узган гасырның 70-80 елларында безнең колхозда биш агроном эшләде. Аларның һәрберсе билгеле бер эш участогы өчен җаваплы булды. Берсе азык культуралары өчен, икенчесе бөртекле культуралар өчен, калганнары орлык фонды өчен, үсемлекләрне саклау өчен җаваплы. Ә 2000 еллар башында колхозда бер генә агроном – мин генә калдым һәм барысы өчен дә үземә генә җаваплы булырга туры килде. Шул ук вакытта районда агрофирмалар оешты, алар барлык колхозларны үз җитәкчелеге астында берләштерде. Ленин колхозы гына бердәнбер мөстәкыйль хуҗалык булып калды.

2003 елдан 2009 елга кадәр Мансур Шәйхетдинов аңа җитәкчелек итә, рәис тә,  агроном да була. Колхозда эшчеләр саны кими бара, яшьләр шәһәргә омтыла, ә өлкән буын, үз вәкаләтләрен тапшырып, лаеклы ялга чыга. 2014 елда Ленин исемендәге колхоз «Олы Кариле» ҖЧҖ составына керә, шуңа күрә язмабыз героеның да эш урыны үзгәрә, әмма ул асылда шунда кала. Хәзер дә агроном булып эшли, әмма инде «Красный Восток» агрохолдингы бүлекчәсендә.

– Зур компания канаты астында эшләү күпкә җиңелрәк, - дип саный Мансур Гали улы. – Фермерлар эшен генә алыйк, аларның күпме җир эшкәртүе мөһим түгел, барыбер бөтен авыл хуҗалыгы техникасы таләп ителә һәм чәчүлекләрне эшкәртүнең барлык спектрын да башкарырга кирәк, ә боларның барысын да тәртиптә тотарга, ремонтларга, салымнар түләргә, ягулык-майлау материаллары салырга, ашламалар һәм гербицидлар сатып алырга кирәк, боларны башкару елдан-ел авырлаша. Зур предприятиедә моны эшләү җиңелрәк, чөнки техник арсеналны һәрвакыт ихтыяҗ буенча бүлеп була, димәк ул нәтиҗәлерәк кулланыла.

– Ә сез орлык фондын ничек әзерлисез, орлыкларны үзегез үстерәсезме яки элиталы сортлар сатып аласызмы?

– Үзебез дә үстерәбез,  холдингтан да алабыз. Ләкин моннан тыш, авыл хуҗалыгы елы нәтиҗәләре буенча культураларга җентекле анализ ясыйбыз. Коры җәйдә кайсылары уңыш биргән, кайсылары –  дымлы җәйдә, чәчү әйләнешеннән чыгып, киләсе елда кайсын куллану яхшырак – барысын да исәпкә алабыз.

– Элек агрономнар һава шартлары календарен алып барды, язның  һәм җәйнең нинди булачагын якынча беләләр иде. Хәзер халык сынамышлары чынлыкка бик туры килеп бетми. Сез һава торышында ничек ориентлашасыз?

– Хәзер күпкә уңайлырак, безгә киләсе 7-10 көнгә фараз килә. Шуңа күрә без явым-төшемгә карап, чәчүдән урып-җыюга кадәр төрле эшләрне планлаштыра алабыз.

Ә элек, чыннан да, андый календарь булды. Мәсәлән, Альберт Кәримулла улы Фатыйховның, ул авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләгәндә, андый календаре бар иде. Күптән түгел белгечләр янына кергән идем, шул календарь турында искә төшердем, егетләр бу календарьны таптылар, һәм, чыннан да, 2023 ел коры, ә менә 2024 ел дымлы булачак. Тәҗрибә климатның үзгәрүен күрсәтә. Бу аеруча соңгы 15 елда сизелә. Хәтта басулардагы чүп үләннәре дә хәзер башка – күнегелгән солычык һәм күкчәчәк урынына билчән һәм сарут үсә.

Бүгенге көндә агрономнар корылыкка чыдам бөртеклеләргә өстенлек бирәләр, чәчүне иртәрәк башлыйлар, басуларда дымны саклауга күбрәк игътибар итәләр. Тәҗрибә шуны күрсәтә: чәчүне апрель ахырына кадәр тәмамларга кирәк. Бу очракта орлык материалының сыйфаты да мөһим. Шуңа күрә без сортларны яңарту,  культураларның элиталы орлыкларын булдыру, чәчү эшләренең барышын һәм башка агрометрияләрне контрольдә тоту белән дә шөгыльләнәбез, - диде Мансур Гали улы.

Ә безнең исә өстәп шуны әйтәсе килә: гаилә башлыгын бүләкләүгә берничә көн кала аның тормыш иптәше Фирдания Шәйхетдинова да ведомство бүләге белән билгеләп үтелде. 6 октябрьдә “Росгосстрах”ның туган көнендә аңа «Росгосстрах ветераны» медале тапшырылды. Ул 40 елдан артык иминият өлкәсендә эшләгән һәм эшләвен дәвам итә. Ә Мансур Гали улы тракторчы булып эшләгәндә, үзенең хезмәте өчен III дәрәҗә «Хезмәт Даны» ордены белән билгеләнгән.

Икесе дә яхшы белгечләр һәм җаваплы хезмәткәрләр генә түгел –  аларга карата җирлек башлыгыннан да рәхмәт сүзләре күп тапкырлар яңгырады. Шәйхетдиновлар өч бала үстергән, барысына да югары белем биргәннәр.

Ә кызларының «Алтын каләм» мәктәбен үтүе, район конкурсында катнашуы, нәтиҗәдә җиңү яулавы һәм республика этабында катнашуы безнең өчен икеләтә күңелле. Һәм бу аның киләчәк язмышын билгеләгән. Бүген Гөлчәчәк Шәйхетдинова ТНВ телеканалында журналист булып эшли, үзенең районы һәм туган авылы Иске Казиле турында беркайчан да онытмый. Яшь журналистның алар турындагы репортажлары республика телевидениесендә еш күренә.

Иске Казиле авылында үзләренең һәм авылдашларының тормышын матур һәм бәхетле итәргә тырышучы әнә шундый бер дигән һәм бик тыйнак гаилә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев