Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәңгелек кыйммәтләр турында сөйләшү

Узган пәнҗешәмбедә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев Раштуа һәм хачлану бәйрәмнәре уңаеннан Тәмте авыл җирлеге пенсионерлары белән очрашты. Чара башланыр алдыннан музей директоры Ирания Сәгъдиева кунаклар белән туган якны өйрәнү музее залларына сәяхәт кылды, стендларда яктыртылган вакыйгалар турында сөйләде. Аннары кунаклар Зөфәр Галимулла улы белән бергә түгәрәк өстәл артында дустанә...

Узган пәнҗешәмбедә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев Раштуа һәм хачлану бәйрәмнәре уңаеннан Тәмте авыл җирлеге пенсионерлары белән очрашты.

Чара башланыр алдыннан музей директоры Ирания Сәгъдиева кунаклар белән туган якны өйрәнү музее залларына сәяхәт кылды, стендларда яктыртылган вакыйгалар турында сөйләде. Аннары кунаклар Зөфәр Галимулла улы белән бергә түгәрәк өстәл артында дустанә әңгәмә корды. "Дустанә шартларда көнүзәк мәсьәләләр турында сөйләшү өчен тәмтелеләр белән күптән очрашасым килде һәм, ниһаять, андый мөмкинлек туды, - дип башлады сүзен өлкәннәр белән район башлыгы. - Бер-беребезне ишетә һәм тыңлый белергә кирәк, ә мондый очрашулар аңа ярдәм генә итә. Без һәрвакыт уртак тел табарга тырышабыз".

Пенсионерлар шунда ук тартынып тормыйча Зөфәр Галимулла улына сораулар яудыра башлады. Аларның иң мөһиме чиркәүгә кагылды. Ул чиркәү урнашкан җир өч елдан артык инде рәсмиләштерелмәгән. Объектның хуҗасызлыгы мәхәллә халкын гына түгел, җирле атакайны да борчый. Бу уңайдан район башлыгы эшнең асылын дәлилләп аңлатты. Пенсионерлар йөзенә караганда, җитәкченең җавабы аларны канәгатьләндерде. Шулай ук район башлыгы җирле халыкны төрле конфессия вәкилләре арасында хәлне катлауландырмаска өндәде, элек-электән христианнар һәм мөселманнар дустанә мөнәсәбәттә яшәгән һәм киләчәктә дә моны саклап каласы иде. Аннары тәмтелеләр изге бинаны реконструкцияләүне искә алып, әлеге эшкә өлеш керткәннәрнең барысына да рәхмәтләрен җиткерде. Әңгәмә барышында район башлыгы район үзәгендәге мәчет төзелешенең ничек алып барылуын мисал итеп китерде, биредә финанс ярдәме күрсәтүче кешеләр исемен әйтеп үтте. Моннан тыш, әңгәмә вакытында узган еллардагы очрашу мизгелләре искә алынды, яшьлек елларын да игътибардан читтә калдырмадылар, Зөфәр Галимулла улы да «Осинники» совхозында җитәкче булып эшләгәндә ярдәм сорап Тәмтегә мөрәҗәгать итүләре турында сөйләде. "Алар туганнарым кебек, биредә аралашучан, киң күңелле кешеләр яши",- диде Зөфәр Галимулла улы.

Соңыннан Тәмте пенсионерлары мондый очрашуларның өлкәннәр өчен кирәк булуын, даими үткәрелеп торуын теләделәр, район башлыгы да моның белән килеште, кечкенә авылларда ФАПлар куелу фактын, медицина персоналының өлкән кешеләр, аеруча ялгызлар янына бик сирәк баруын билгеләп үтте, бу - җитешсезлек, өлкән яшьтәге кеше өчен иң мөһиме - аралашу һәм игътибар. Шулай ук пенсионерлар укучылар белән очрашырга теләүләрен әйтте. "Безнең яшьләр белән аралашасыбыз, аларның хәзер нәрсә уйлаулары турында беләсебез килә, ә без исә, үз чиратыбызда аларга юнәлеш бирергә, киңәшләшергә һәм өйрәтергә тырышачакбыз",- диде Раиса Митрошина. Аның сүзләрен катнашучылар, шулай ук Зөфәр Гарәфиев та хуплады. Ул укучылар һәм ветераннарның очрашуын оештырырга һәм бу эшне җайга салырга вәгъдә итте.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев