Идел таннары
  • Рус Тат
  • Мәңге исән иҗат

    Без, красновидоволылар, Горькийны якташыбыз дип саныйбыз. Музей язучы турында хатирәне саклый, яшь буынны аның иҗатына җәлеп итә. Истәлекле датага язучыга багышланган чара әзерләдек.Чарада язучының иртә чорда язылган «Колюша», «Макар Чудра», «буревестник» әсәрләреннән өзекләр күрсәтелде. Язучы булып формалашканчы М.Горький иң элек илебезне иңләп чыга. 1888 елдан башлап ул Россия буйлап сәяхәткә...

    Без, красновидоволылар, Горькийны якташыбыз дип саныйбыз. Музей язучы турында хатирәне саклый, яшь буынны аның иҗатына җәлеп итә.
    Истәлекле датага язучыга багышланган чара әзерләдек.Чарада язучының иртә чорда язылган «Колюша», «Макар Чудра», «буревестник» әсәрләреннән өзекләр күрсәтелде.
    Язучы булып формалашканчы М.Горький иң элек илебезне иңләп чыга. 1888 елдан башлап ул Россия буйлап сәяхәткә китә, сукбай тормышы утраклыктан әллә ни аерылымый. Дүрт ел эчендә ул балыкчылар артилендә дә эшли, үлчәүче дә, каравылчы да, адвокатта язучы да була. Украина һәм Кубань да виноград җыя, Днепр елгасында тоз чыгара, Молдавиядә виноград җыя һәм Одессада пароходларга йөк төйи. Грузиядә тимерче булып эшли. Уйлый, укый, күзәтә, тыңлый.
    Ул Марксны, Шопенгауэрны, Спенсерны, Милльне белә. Ул укымаган бер генә совет һәм чит ил язучылар да калмый.
    Грузиядә яшәгәндә дуслары үтенече буенча ул ирекле чегәннәр мәхәббәте турында матур легенда яза. Бу вакытта Горький язмышында борылыш булуын аңлый - «босяк» бетеп, язучы дәвере башлана.
    Горькийның урта белеме дә, югары белеме дә булмый. бу рус язучысы өчен бик уникаль. Ул бер генә чит телне дә өйрәнми. «Китап яратыгыз - ул белем чыганагы» - ди. Аның башка чыганаклары булмый да. Максим Горький рус әбәдиятына әнә шулай килеп керә. Аннан соңгы дистә елларда әлеге әдәби исем дөньяда киң танылу ала.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: