Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәктәпкә җыенабыз

1 августтан 25 августка кадәр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән республикада "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе үткәрелә. Шулай ук бу көннәрдә Президент тәкъдиме белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, республика массакүләм мәгълүмәт агентлыгы белән берлектә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе үткәрә....

1 августтан 25 августка кадәр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән республикада "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе үткәрелә. Шулай ук бу көннәрдә Президент тәкъдиме белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, республика массакүләм мәгълүмәт агентлыгы белән берлектә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе үткәрә.
Районның барлык мәктәпләрендә дә 2 сыйныфтан 11 сыйныфка кадәр ярдәмгә мохтаҗ балалар исемлеге төзелгән. Болар аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдә, шулай ук инвалид ата-ана белән яшәүче яки үзләре инвалид балалар. Шулай ук агымдагы елда 1 сыйныфка баручы укучыларның да исемлеге бар. 19 августта балалар музыка мәктәбендә бәйрәм чарасы үткәрелә, анда 1 сыйныфка баручылар үзләренең ата-аналары белән чакырылган һәм аларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар биреләчәк.
Моннан тыш, "Универсам" кибетендә (базар каршында) үз баласын мәктәпкә әзерләгәндә дәфтәр, ручка, карандаш, фломастер белән бүлешергә теләүчеләр өчен контейнер урнаштырылган. Шундый ук контейнер пәнҗешәмбе көннәрендә базар территориясенә дә куелачак.
Игълан ителгән икенче акция кысаларында бүгенге көндә "Кама Тамагы муниципаль районы мәгариф үзәге" МКУ директоры Ирина Кузеева сүзләренә караганда, элеккеге укучылар, оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләрнең акциядә активрак катнашуы күзәтелә.
"Кама Тамагы гипс руднигы" ААҖ Рудник урта мәктәбенә шефлык итә. Алар бер бүлмәне тулысынча ремонтлаган, шулай ук тагын берничә бүлмә өчен 50 мең сумлык линолиум сатып алганнар. "Электросвязь" ООО Иске Казиле урта мәктәбенә ярдәм итә, 4500 сумлык төзелеш материаллары алынган. Тәмте урта мәктәбе чыгарылышлары да үз мәктәпләренә ярдәм күрсәткән, алар 90 килограмм буяу бүләк иткәннәр. Бу эштән шәхси эшмәкәрләр дә читтә калмый. Олы Кариледән Фирая Кәримуллина мәктәпкә 1500 сумлык буяу биргән, Сөйкидән Анатолий Мулюкин мәктәптә 8000 сумлык пыяла алыштырган. Тәтеш автомәктәбе директоры Владимир Васин арендага алган Кама Тамагы урта мәктәбенә 6000 сумлык ремонт ясаган.
Акция тәмамланырга күп вакыт калмады. Теләгән һәр кеше үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү өчен кулыннан килгәнчә ярдәм итә ала. Шул ук вакытта мәктәпкә ярдәм иткән хәйрияче кеше буларак үзе турында яхшы фикерләр дә калдырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев