Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәйдан бушап калды

Район халкы аптырашта, социаль челтәрләрдә: «Таксистлар эшен тыйдылар. Нишлибез инде хәзер таксисыз?» - дип яза.

26 гыйнварда булган фаҗигале юл һәлакәтеннән соң, район үзәгендә диспетчерлар һәм таксистлар клиентларның шалтыратуларына җавап бирүдән туктады. Халык социаль челтәрләрдә шау-шу күтәрде, хакимиятне хосусый пассажир ташучылар эшчәнлеген тыюда гаепләде.

"Мин үз адресыма язылган гаепләүләрне укып шаккаттым, - диде район башлыгы Наил Вазыйхов. - Безнең икътисад бүлеге эшмәкәрләр белән хезмәттәшлек итә, һәрчак шалтыратып, эшнең нәрсәдә икәнлеген белешергә мөмкин”.

Лидия Николаева: “Такси бөтенләй гамәлдән чыгарды. Хакимият кешеләр турында уйламый. Ниндидер “игелеклесе” табылган да өстәгеләргә таксидан зарланган. Менә шуңа аларның эшен туктаттылар да. Транспортсыз калуыбыз өчен рәхмәт әйтергә кирәк аңа”.

Светлана Федотова «Бездә проблемалар һәрчак кискен хәл ителә, ә халык турында берәү дә уйламый».

Юкка чыгу сәбәбе турында үзләреннән сорар өчен, редакция хезмәткәрләре дә таксига шалтыратып карады, алучы булмады. Шуңа күрә без башка инстанцияләргә мөрәҗәгать иттек. 

"Безнең тарафтан таксистлар эшен беркем дә тыймады. Алар легаль булмаган рәвештә эшлиләр, тикшерүләрдән курыкканнардыр, мөгаен, шуңа телефоннарын да сүндергәннәрдер", - дип хәбәр итте "Югары Ослан" полиция бүлегенең ЮХИДИ җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Павел Калмыков.

"Хакимият тарафыннан без бернинди тыюлар да игълан итмәдек, - дип хәбәр итте газетага МР башлыгы Наил Вазыйхов. - Әмма пассажирлар ташу белән шөгыльләнүче гражданнар белән очрашу уздырачакбыз. Аларның эшчәнлеге лицензияләнергә тиеш, машина йөртүчеләр юлга чыгар алдыннан медицина тикшерүе узарга, автомобильләргә техник тикшерү үткәрергә тиеш. Алар кешеләрне ташый, димәк, аларның гомере һәм сәламәтлеге өчен дә җаваплы".

Икътисад бүлеге мәгълүматлары буенча 2022 елның сентябренә җирле таксистлар Илнар Латыйпов, Фәрит Гыйбадуллин һәм Николай Мовсесянның пассажирлар ташуга лицензияләре булган.

"Таксист булып эшләргә карар иткәч, мин шундый лицензия алдым, - дип хәбәр итте газетага Владимир Комаров. - Аны 5 елга бирәләр, мин аны Буада бушлай алдым. Ләкин кайбер таләпләр бар иде, мәсәлән, машина ак төстә булырга тиеш һ.б. Таксист булып эшләү өчен мин шәхси эшмәкәрлек рәсмиләштердем, хәзер бу төр эшчәнлек белән үзмәшгульләр шөгыльләнә ала. Мөгаен, хәзер таксистлар үзмәшгуль буларак салым түлиләрдер."

Сүз уңаеннан, мондый хәл бер булган иде инде - җирле таксистлар 2021 елда юкка чыктылар һәм район җитәкчелегенең моңа катнашы булмады. Ул чакта республикада такси йөртүчеләр гаебе белән юл-транспорт һәлакәтләре саны арту сәбәпле игълан ителгән «Такси» кисәтү операциясе узды. Аларның берсендә бер кеше һәлак булган, өчесе зыян күргән.  Халык бу хакта оныткан, ә таксистлар тиз арада искә төшереп, телефоннарын сүндергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев