Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Май чабу – коймак ашар чак

Һәр хуҗабикәнең үз рецепты бар, һәм без газета укучыларыбызга яраткан рецептлары белән уртаклашуларын сорап мөрәҗәгать иттек.

Ләкин Май чабуга бәйле рәвештә рецептлар гына хәтердә яңарып калмады. Актив хәбәрчебез Любовь Каракова үзенең балачагын, әнисе пешергән коймакларны, каенанасының ничек таба сайлаганын искә төшерде.

«Безнең өйдә рус миче юк иде, шуңа күрә пирогларны сирәк пешердек, һәм аларын да күршеләр мичендә пешерә идек. Әни күрше Тамара апаның кайчан мичкә ягасы турында алдан белешеп, пироглар пешерәчәге турында сүз куешкач, камыр басып, эчлекне әзерли иде.

Ә менә коймакны без еш пешерә идек. Әниемнең чәнечкегә бәрәңге кадап, аны сары үсемлек маена манып таба майлаганын хәтерлим. Аның коймаклары шундый тәмле була иде, без аларны каймак белән ашый идек, сыер асрадык, шуңа күрә бездә каймак һәм май һәрвакыт булды. Шулай ук коймакларга кара карлыган яки алма кайнатмасы ягып ашый идек.

Мин үзем дә коймак яратам, аны яратып пешерәм. Ул туклыклы, тәмле һәм бәйрәмчә ризык. Пешерү рецептын төрләндерергә тырышам: зур коймакларны да, кечкенәсен дә, калын итеп тә, юка итеп тә пешерәм. Пост вакытында пешерә торган коймакларым аеруча уңа, аның камырын чүпрә белән ясыйм. Шулай ук эчлекле коймаклар яратам. Эчлеге камырга күпме шикәр салуга бәйле. Эремчек белән булса, шикәрен күбрәк салам, ит яки кәбестә белән булса, бик балландырмыйм.

Коймак пешергәндә, һәрчак кайнанамны искә төшерәм. Ул бик яхшы кеше, искиткеч хатын-кыз, яхшы хуҗабикә иде. Иң яраткан коймак өчен табамны бергә алган идек. Ул вакытта безнең авылда кибет юк иде, әйберләр алырга Майданга бара идек. Табаны да шунда аның белән бергә сайлап алдык. Ул тәлинкә зурлыгында. Бу табада мин бары тик коймак кына пешерәм, анда башка бернәрсә дә кыздырырга ярамаганын гаилә әгъзалары барысы да белә.

Минем коймак рецептым гади. Су һәм сөтне тигез өлештә алам, чүпрәнең корысын яратам. Тоз һәм шикәрне тәменчә кушам, 1-2 йомырка салам һәм камырга 4-5 аш кашыгы үсемлек мае салам, шулай иткәч, коймак көйми. Чүпрә һәм шикәрне җылы сөткә салам, аның әзер булганын көтәм, аннары калган барлык ингредиентларны өстим, гади бодай онын кулланам. Тагын 15 минут көтәм дә яраткан табамда коймак пешерәм. 

Коймаклар пешерегез, аларны табынга кайнар килеш бирегез, туганнарыгызны һәм якыннарыгызны сыйлагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев