Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ләйсән Гыймаева университетта укыта башлаган

22 октябрьдә эстраданың танылган җырчысы Ләйсән Гыймаева һәм "Татар радиосы" ди-джее Булат Бәйрәмовның олы кызларына 10 яшь тула. Ләкин Ләйсән Таңсылуның туган көнен билгеләп үтә алмауларын белдерде, чөнки җырчының бүгеннән Башкортстанның Чакмагыш районында концертлары башлана. - Туган көн мәҗлесен ялларда туганнар белән үткәрергә уйладык. Бүләкне алып куйдык, нәрсә икәнен әле...

22 октябрьдә эстраданың танылган җырчысы Ләйсән Гыймаева һәм "Татар радиосы" ди-джее Булат Бәйрәмовның олы кызларына 10 яшь тула. Ләкин Ләйсән Таңсылуның туган көнен билгеләп үтә алмауларын белдерде, чөнки җырчының бүгеннән Башкортстанның Чакмагыш районында концертлары башлана.


- Туган көн мәҗлесен ялларда туганнар белән үткәрергә уйладык. Бүләкне алып куйдык, нәрсә икәнен әле Таңсылу үзе дә белми, шуңа күрә аның өчен ул "сюрприз" булачак, - диде Ләйсән Гыймаева.


Җырчы Казан (Идел буе) федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының Салих Сәйдәшев исемендәге Югары сәнгать мәктәбендә студентларга вокал дәресләре бирә. "Үзем дә кайчандыр шушы уку йортын тәмамладым. Биредә укытырга тәкъдим иттеләр һәм мин теләп ризалаштым. Инде икенче елымны укытам, ияләндем инде. Миндә укучы студентлар - булачак музыка укытучылары. Күп булмаса да, араларында өметлеләре дә бар", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Ләйсән Гыймаева. Шуны да әйтергә кирәк: җырчының кызы Таңсылу да музыка мәктәбендә вокал буенча шөгыльләнә.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев