Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өлкәннәрне хөрмәтләп

Быел Изге Гает бәйрәмебез дә Өлкәннәр ункөнлегенә туры килде. Иске Казиле авыл җирлегендә "Өлкәннәрдә акыл-сабырлык..." дип исемләнгән бәйрәм чаралары һәм Корбан бәйрәмнәре үткәрелде. Иске Казиле авыл җирлегендә барлыгы 132 песионер яши. Бәйрәмгә бу кешеләрнең барысы һәм авыл халкы да чакырылган иде. 1 октябрьне Иске Казиле авылы мәдәният йортында Өлкәннәр көне...

Быел Изге Гает бәйрәмебез дә Өлкәннәр ункөнлегенә туры килде.

Иске Казиле авыл җирлегендә "Өлкәннәрдә акыл-сабырлык..." дип исемләнгән бәйрәм чаралары һәм Корбан бәйрәмнәре үткәрелде. Иске Казиле авыл җирлегендә барлыгы 132 песионер яши. Бәйрәмгә бу кешеләрнең барысы һәм авыл халкы да чакырылган иде. 1 октябрьне Иске Казиле авылы мәдәният йортында Өлкәннәр көне уздырылды. 5 октябрдә Атабай авылы мәдәният йортында- Бишалаб һәм Атабай авылы өлкәннәре өчен, 7 октябрь көнне Караталда Өлкәннәр көне һәм Корбан бәйрәме , ә инде 8 октябрьдә Иске Казиледә Корбан бәйрәме булды. Кичәне авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиев ачты. Бәйрәм белән котларга муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдан Шәйморзин килгән иде. "Бүгенге өлкән буын - яу кырларында фашистларга каршы сугышып һәм тылда фидакарь хезмәт итеп Бөек Җиңүне якынайткан, сугыштан соң халык хуҗалыгын торгызу өчен бөтен көчен куйган, олы хөрмәткә лаек шәхесләребез ул. Алар халкыбызның бай рухи мирасын түкми-чәчми бүгенге яшьләргә тапшырырга тырыша. Өлкәннәребез безнең өчен туган илне чиксез ярату, хезмәт сөючәнлек, түземлелек үрнәге. Алар турында һәрдаим кайгырту, хөрмәтләү һәм олылау - безнең бурычыбыз. Хөрмәтле өлкәннәребез! Бәйрәм белән тәбрикләп, һәркайсыгызга сәламәтлек, имин тормыш, балаларыгызның, якыннарыгызның яратуын, кайгыртуын тоеп яшәвегезне телибез", - дигән сүзләр бар иде аларның котлауларында. Корбан бәйрәмнәре уздыру өчен "Красный Восток" холдингы һәр мәчеткә акчалата ярдәм итте. Авылларыбызның имам хатыйблары Яруллин Галимҗан, Фәйзуллин Җәүдәт, Шәйхетдинов Гали һәм мәчет картлары бу изге эшне башлап йөрделәр. Ә. Һадиева, Т. Яруллина, Т. Әскәрова, И. Вафина, Д. Сөләйманова, Г. Галиуллина, И.Зиннурова, Ф. Шәйхетдинова Корбан ашын, чәй табынын әзерләде. Өлкәннәребез шушы бәйрәмнәрне үткәргәннәре өчен "Красный Восток" холдингына, авыл җирлеге, мәдәният хезмәткәрләренә, мул өстәлне әзерләүдә зур өлеш керткән барлык кешегә дә зур уңышлар теләп, киләсе елларда да Корбан табыннарында очрашырга язса иде дигән изге теләкләр белән таралышты. Шулай ук өлкәннәр ункөнлегендә Болгарда картлар йортында тәрбияләнүче Миңнебәян әби Шәрәфиеваның да хәлен белеп кайту күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев