Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Лагерьлы җәй

24 июньнән Кирельск авылындагы "Идел" сәламәтләндерү лагерында беренче смена башланды. Наратлыктагы коттедж йортларына районның урта гомумбелем бирү мәктәпләреннән 7 яшьтән 18 яшькә кадәр 80 бала урнашты. Лагерьда һәр көнне төрле тематик, күел ачу чаралары үткәрелә, балалар атнага ике тапкыр "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексы бассейнына килә. Футбол һәм волейбол ярышлары үткәрелде инде....

24 июньнән Кирельск авылындагы "Идел" сәламәтләндерү лагерында беренче смена башланды.
Наратлыктагы коттедж йортларына районның урта гомумбелем бирү мәктәпләреннән 7 яшьтән 18 яшькә кадәр 80 бала урнашты. Лагерьда һәр көнне төрле тематик, күел ачу чаралары үткәрелә, балалар атнага ике тапкыр "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексы бассейнына килә. Футбол һәм волейбол ярышлары үткәрелде инде. 30 июньдә Свияжскида экскурсиядә булдылар. Бу атнада Буага Боз сараена барырга җыеналар. Бай һәм кызыклы лагерь тормышы ял итүчеләр күңеленә хуш килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X