Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Лаеклы бүләкләнү

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Иске Барыш механизаторына бүләк тапшырылды.

Коллегиядә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты, ул авыл хезмәтчәннәренә фидакарь хезмәтләре һәм республика уңышына зур өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерде.

Тармак алдынгыларын бүләкләү тантанасында якташыбыз - «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ тракторчы-машинисты Фаяз Бакиров та югары бүләккә лаек булды. Озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен аңа «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исем бирелде. Бүләкне Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев