Идел таңнары

Кама Тамагы районы

Рус Тат
Җәмгыять

Күз яшьләрен, сагышны яшермичә

Дүрт ел элек Иделдә "Булгария" теплоходында ял итүче 122 пассажир гомерен өзгән фаҗигә булды. Дүрт ел вакыт узса да, йөрәк җәрәхәтләре төзәлмәгән. Узган җомгада әлеге фаҗигале вакыйганы искәртеп торучы мемориалда искә алу чарасы үткәрелде. Алдагы еллардагы кебек үк, анда халык күп җыелган иде. Алар арасында якыннарын югалтучылар, 2011 елның 10...

Дүрт ел элек Иделдә "Булгария" теплоходында ял итүче 122 пассажир гомерен өзгән фаҗигә булды. Дүрт ел вакыт узса да, йөрәк җәрәхәтләре төзәлмәгән.

Узган җомгада әлеге фаҗигале вакыйганы искәртеп торучы мемориалда искә алу чарасы үткәрелде. Алдагы еллардагы кебек үк, анда халык күп җыелган иде. Алар арасында якыннарын югалтучылар, 2011 елның 10 июлендә чын мәгънәсендә ятим калучылар, чит кеше кайгысын үзенеке кебек кабул итүчеләр бар иде. Христиан чиркәвендә һәм мәчеттә һәлак булучылар рухына догалар укылды. Якыфннарын, туганнарын, дусларын, танышларын искә алырга теләүчеләр мемориалга чәчәкләр генә салып калмыйча, Ходайга да мөрәҗәгать итә алды. Һәлак булучыларны сиәк алырга Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры - ТРда Россия МЧС баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, МР башкарма комитет җитәкчесе Павел Лоханов, район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре һәм хезмәт коллективлары килгән иде. Алар барысы да фаҗигагә таручыларның туганнарының кайгысын уртаклашырга тырышты. Бу көн искә алу митингыннан күпкә иртә башланды. Сәгать 9да социаль яклау идарәсе вәкилләре искә алырга килүчеләрнең туганнарын, районнарның социаль яклау бүлекләре. СМИ вәкилләрен, МЧС хезмәткәрләрен каршы алды. Чарада катнашучыларның барысына да юлдан килгәч ял итү һәм төшке аш ашау мөмкинлеге бирелде. Аннары аларны мемориалга озаттылар. Биредә һәлак булганнарның туганнары һәм якыннары чәчәкләр куйды, мемориал тактага фотограияләр тезде, дога кылдылар, яр буенда утырдылар. Әлеге фаҗигане кичермәгәннәр дә күз яшьләрен тыеп тора алмады. Һәлак булганнарның туганнары шушы көнгә кадәр бу турыда сөйли алмый. Аларның кайгысы Идел дулкыннары теплоходны каплаган кебек томалый. Кайгысы белән килешеп булмыйдыр, мөгаен. Эльмира Зариполва катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. күз яшьләрен тыя алмады. Ул һәлак булганнар исемлеген көч-хәл белән укып чыкты. Бер минут тынлык һәм теплоход баткан урында суга веноктөшерә искә алу чарасының соңгы ноктасы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев