Көз җитте: пыскак яңгырлы көн көтә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 11 сентябрьдә, республикада аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Пыскак яңгыр көтелә. Төньяктан искән җил артык көчле түгел. Көндезге сәгатьләрдә Татарстанда уртача11-16 градус җылы булачак. Иң югары һава температурасы көньяк районнарда күзәтелсә, төньяк-көнчыгышта ул 12-14 градустан да югары күтәрелми....
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 11 сентябрьдә, республикада аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Пыскак яңгыр көтелә.
Төньяктан искән җил артык көчле түгел. Көндезге сәгатьләрдә Татарстанда уртача11-16 градус җылы булачак. Иң югары һава температурасы көньяк районнарда күзәтелсә, төньяк-көнчыгышта ул 12-14 градустан да югары күтәрелми.
Казанда синоптиклар бик үк яңгырлы һава торышы ышандырмый. Һава температурасы 11-14 градус кына җылы булачак.
12 сентябрьгә каршы төндә бераз яңгырлар булуы ихтимал. Һава температурасы 2-7 градуска кадәр төшә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев