Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кышкы шиналар турында

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан Таможня союзы комиссиясенең 2011 елның 9 декабрендәге 877нче карары раслаган "Көпчәкле транспорт чаралары куркынычсызлыгы турында"гы Таможня союзының техник регламентына 8нче кушымтаның 5 пункты таләпләре көченә керде. Әлеге пункт кышын (декабрь, гыйнвар, февраль) бозлы яки кар көртләрендә мондый өслектә файдалану өчен билгеләнгән, өч пикалы тау түбәсе һәм...

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан Таможня союзы комиссиясенең 2011 елның 9 декабрендәге 877нче карары раслаган "Көпчәкле транспорт чаралары куркынычсызлыгы турында"гы Таможня союзының техник регламентына 8нче кушымтаның 5 пункты таләпләре көченә керде.

Әлеге пункт кышын (декабрь, гыйнвар, февраль) бозлы яки кар көртләрендә мондый өслектә файдалану өчен билгеләнгән, өч пикалы тау түбәсе һәм эчендә кар бөртекләре төшерелгән билге яки "М+S», «М&S», "М S» билгесе куелган кышкы шиналар белән комплектланмаган, югарыда телгә алынган шиналарның протекторы тирәнлеге 4 мм аз булганда транспорт чараларына йөрүне тыя. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013елның 15 июлендәге 588нче карары нигезендә үзгәрешләр берүк вакытта транспорт чарасын файдалануга рөхсәт бирү һәм урындагы затларның юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү турындагы төп положениеләргә дә кагылды. Аның нигезендә югарыда телгә алынган өслектә протекторның калдык тирәнлеге 4 ммдан ким булганда алда әйтеп үтелгән кышкы шиналы транспорт чараларын файдалануны тыя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев