Куркынычсыз көпчәк-2015
Кичә Кама Тамагы мәктәбендә юл хәрәкәтенең яшь инспекторларының Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Куркынычсыз көпчәк-2015" район конкурсы үткәрелде. Мәктәп данын 3 сыйныф укучысы Раил Хәмидуллин, Рәзилә Бикмуллина, Гөлия Гомәрова, Инсаф Фәйзуллин яклады. Җитәкчеләре - нурия Хәбибуллина. Укучылар велосипедны фигуралы йөртү, ПДДны һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү нигезләре белемен, агитбригада сәләтен...
Кичә Кама Тамагы мәктәбендә юл хәрәкәтенең яшь инспекторларының Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Куркынычсыз көпчәк-2015" район конкурсы үткәрелде.
Мәктәп данын 3 сыйныф укучысы Раил Хәмидуллин, Рәзилә Бикмуллина, Гөлия Гомәрова, Инсаф Фәйзуллин яклады. Җитәкчеләре - нурия Хәбибуллина. Укучылар велосипедны фигуралы йөртү, ПДДны һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү нигезләре белемен, агитбригада сәләтен күрсәтүдә көч сынашты. Велосипедны фигуралы йөрәтүдә шәхси зачетта гөлия Гомәрова җиңде. Ярыш йомгаклары буенча Кама Тамагы мәктәбе 1 урынны алды һәм Яр Чаллыда үткәреләчәк республика ярышларында район данын яклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев