Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күршемнеке яхшы, минеке тагын да...

Россия пенсионерлар союзы тәкъдиме белән, Россия пенсия фонды катнашында Кама Тамагы район үзәгендә икенче ел инде "Пенсионерның чәчәк бакчасы" исеме белән пенсионер- чәчәк үстерүчеләр арасында конкурс үткәрделәр. Бакчасында чәчәкләр үстереп, аны төрлечә бизәргә яратучылар арасыннан иң активлары сайлап алына. Агымдагы елда алар бишәү- Дания Гайнетдинова, Татьяна Мозаффарова, Рита Мөхәммәдиева, Антонида...

Россия пенсионерлар союзы тәкъдиме белән, Россия пенсия фонды катнашында Кама Тамагы район үзәгендә икенче ел инде "Пенсионерның чәчәк бакчасы" исеме белән пенсионер- чәчәк үстерүчеләр арасында конкурс үткәрделәр.
Бакчасында чәчәкләр үстереп, аны төрлечә бизәргә яратучылар арасыннан иң активлары сайлап алына. Агымдагы елда алар бишәү- Дания Гайнетдинова, Татьяна Мозаффарова, Рита Мөхәммәдиева, Антонида Игнатьева һәм Фәүзия Иванова.
Матур итеп бизәлгән чәчәк бакчасы - шул йортта яшәүчеләрнең визит карточкасы булып тора.
Шушы матурлыкны булдыруы бик авыр һәм мәшәкатьле эш. Иң элек нәрсәне һәм ничек үстерәсен уйларга кирәк, аннан соң территорияне әзерләп клумбалар ясыйсы, яшь үсентеләр үстерергә кирәк. Аннан соң гына җиргә чыгарып утыртып, үсентеләрне карыйсың.
Рита мөхәммәдиева үз йортын төзекләндерү белән күптән шөгыльләнә. Аның өендә дә, бакчасында да тәртип һәм, әлбәттә, чәчәк түтәлләре дә бик матур ясалган. Карап торуы күңелле. Чәчәкләргә карата мәхәббәттән тыш аның тагын бер шөгыле бар, ул картиналар чигә. "Кай көннәрен төн узганчы утырам, башлаган эшне төгәллисе килә",- ди Рита апа.
Татьяна Мозаффарова чәчәк түтәлләрен үзенчәлекле планлаштырган, анда розалар, лилияләр күп. Оригиналь чәчәк үсентеләренә дә бәя бирергә кирәк. Биредә чәчәк атучы яраннар да үз урынын тапкан.
Участокта гадәти булмаган агач игътибарны үзенә җәлеп итә. Гаҗәп пальманы пластик шешәләрдән ясап куйган икән. Әйе, фантазиягә чикләр юк, матур да, зәвыклы да.
Пенсионер Дания Гайнетдинованың чәчәк түтәлләре үзенә тартып тора. Биредә чәчәкләр үзенчәлекле сайлап алынган. Бакчада да, чәчәк түтәлендә дә гадәти булмаган розалар күзнең явын алып чәчәк атып утыра. Бу йортта булганнан соң анда оста, кайгыртучан кешеләр яшәвенә ышанасың. Уенчыклар төрлелеге гаҗәпкә калдырды, чәчәк түтәлендә керпе дә, әкәм-төкәм, үрдәк тә бар. Әле алар карбыз белән кавын да үстерә икән.
Аннан соң Фәүзия Иванова йортына киттек һәм ул безне үз участогына чакырды. Биредә дә чәчәк түтәлләре күп. Тагын бер яхшы бакчачы, ул бәрәңгенең берничә сортын, помидор, кыяр һәм виктория күп үстерә икән.
Антонида Игнатьеваның чәчәк түтәлләре дә башкалардан калышмый, аларның матурлыгы һәм төрлелеге хуҗаларны гына түгел, урамнан узып баручыларны да үзенә тарта. Антонида Владимировнаның оригиналь идеясе безне гаҗәпкә калдырды- ул кыярларны иске тимер мичкәләрдә үстерә икән. "Төннәрен салкын булганда мин аларны иске киемнәр белән ябып куям, уңайлы да тиз дә", - ди бакчачы. Бакчасындагы виноград тәлгәшләре сокланып туймаслык.
Комиссия карары белән акциядә катнашучыларның һәркайсы бүләккә лаек булачак, аны тантаналы шартларда Россия пенсионерлар союзы район бүлекчәсе рәисе Фәүзия Иванова тапшырачак. Рита Мөхәммәдиева үз участогында "Оҗмах почмагы" булдырган өчен, Татьяна Мозаффарова "Хыял бакчасы", Дания Гайнетдинова- үз участогында уйлап табу һәм оригиналь карар конструкциясе өчен, Фәүзия Иванова- иң уңышлы яшелчә өчен һәм Антонида Игнатьева- чәчәк бакчасында оригиналь дизайн өчен бүләкләнәчәк.
Безнең районда инициативалы һәм хезмәт сөючән кешеләр күп яши.
Аларның барысына да рәхмәт әйтеп үз бакчаларында һәм йорт яны территорияләрендә матурлык булдыруда уңышлар, табигать белән гармониядә яшәүләрен телибез. Аерым бер бакчаны төзекләндерү үрнәге башкаларга да күчсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев