Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күңелсез хәлләр

22-28 октябрьгә кадәр «Кама Тамагы» полиция бүлегенә 35 гариза һәм хәбәр керде. Узган чәршәмбедә Көрәле авылында фаҗигале хәл кан кою белән тәмамлана. Әлеге авылда яшәүче спиртлы эчемлек кулланганнан соң килеп туган бәхәсле очракны пычак ярдәмендә хәл итә. Башта аның өйдәше алынган тән җәрәхәтләреннән җан тәслим кыла, аннары үзәк район сырхауханәсендә...

22-28 октябрьгә кадәр «Кама Тамагы» полиция бүлегенә 35 гариза һәм хәбәр керде.

Узган чәршәмбедә Көрәле авылында фаҗигале хәл кан кою белән тәмамлана.

Әлеге авылда яшәүче спиртлы эчемлек кулланганнан соң килеп туган бәхәсле очракны пычак ярдәмендә хәл итә. Башта аның өйдәше алынган тән җәрәхәтләреннән җан тәслим кыла, аннары үзәк район сырхауханәсендә әлеге аракылы мәҗлестә катнашкан өченче кеше вафат була. Әлеге факт уңаеннан җинаять эше кузгатылды, гаепле кеше сак астына алынды.

Алдагыча ук урланган тимер калдыкларыннан табыш алырга теләүчеләр җитәрлек. Бу юлы Тәмте авылында яшәүче ханымнан 15-21 октябрь тирәләрендә цинклы тас, алюминий фляга һәм профнастил табаклары урлыйлар. Әлеге әйберләрне урлаучы кеше ачыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев