Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күңелле дә, файдалы да

Батырлык айлыгы кысаларында Кама Тамагы поселогының «Кояшкай» балалар бакчасында әтиләр өчен бәйрәм үткәрелде. Ир-егетләрне котларга ДПС өлкән инспекторы Илшат Яруллин, белем бирү программаларын финанслау дирекциясе белгече Сания Гайнетдинова килгән иде. Сүз балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдә әтиләрнең роле турында барды. Алдагы көнне әтиләр анкета сорауларына җавап бирде, ә җыелышта балалар...

Батырлык айлыгы кысаларында Кама Тамагы поселогының «Кояшкай» балалар бакчасында әтиләр өчен бәйрәм үткәрелде.
Ир-егетләрне котларга ДПС өлкән инспекторы Илшат Яруллин, белем бирү программаларын финанслау дирекциясе белгече Сания Гайнетдинова килгән иде. Сүз балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдә әтиләрнең роле турында барды. Алдагы көнне әтиләр анкета сорауларына җавап бирде, ә җыелышта балалар бакчасы мөдире Вәсилә Мәрхәб кызы аларга анализ ясады. Ата-аналар куркынычсызлы кагыйдәләрен үтәү буенча балалар бакчасы эше турында игътибар белән тыңлады. Республикабызда безнең һәрберебезне куркуга салган соңгы вакыйгалар куркынычсызлык мәсьәләсенә җитди карарга кирәклеген искә төшерә. Әхлакый сыйфатлар тәрбияләү белән бергә балаларны таныш булмаган кешеләр янына бармаска, чит кеше әйберенә орынмаска өйрәтергә кирәк. Аннан соң балаларны транспортта йөртү кагыйдәләре турында Илшат Яруллин сөйләде. Ул балаларны тотучы җайланмаларны кулланырга өндәде.
Ахырдан балалар әтиләре өчен чыгыш ясады. Әтиләр дә читтә калмады - алар уеннарда, конкурсларда катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев