Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Куллар тудырган матурлык

Һәрберебез яратып көтеп алган Яңа ел бәйрәме якынлаша. Район үзәгендә, Куйбышев Затонда, Тенештә һәм башка торак пунктларда, учреждение һәм оешма территорияләрен кардан ясалган сыннар белән бизәү матур гадәткә керде. Киләсе ел символы булган ат, Кыш бабай, Кар кызы, урман җәнлекләренең кардан ясалган сыннарын бала-чага да, өлкәннәр дә бәяләп өлгерде инде....

Һәрберебез яратып көтеп алган Яңа ел бәйрәме якынлаша. Район үзәгендә, Куйбышев Затонда, Тенештә һәм башка торак пунктларда, учреждение һәм оешма территорияләрен кардан ясалган сыннар белән бизәү матур гадәткә керде.

Киләсе ел символы булган ат, Кыш бабай, Кар кызы, урман җәнлекләренең кардан ясалган сыннарын бала-чага да, өлкәннәр дә бәяләп өлгерде инде.

Район мәдәният йорты, район үзәге гомумбелем бирү мәктәпләре, "Акчарлак" спорт комплексы һәм башка учреждениеләр мәйданнарында, Куйбышев Затон, Тенеш һәм башка җирлекләрдә ясалган кар сыннарына карап, бу матурлыкны билгеләп үтәсе килә. Иҗади караштан чыгып, оста куллар ярдәмендә булдырылган бу сыннар бәйрәм рухы тудыра.Әлеге матурлыкны тудыручыларның фантазиясенә, осталыгына сокланмый, югары бәя бирми мөмкин түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X