Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Куйбышев Затонында яшәүче пар үзенең Алтын туен билгеләп үтте

Район хакимияте башлыгы урынбасары Илнур Гыйниятов һем поселок башлыгы Николай Ефимов Елгачылар көнендә Ринат һәм Наилә Җәмиловларны гаилә коруларының күркәм юбилее белән котладылар.

Николай Борисович һәм Илнур Таһир улы аларга район башлыгы Наил Вазыйхов исеменнән котлаулар һәм җылы теләкләр язылган Рәхмәт хатын тапшырды, анда бу матур парның 50 еллык гаилә юбилееның шатлык һәм горурлык өчен искиткеч сәбәп булуы, нык һәм бәхетле гаилә тормышының башкалар өчен матур үрнәк булып торуы билгеләп үтелгән, чөнки бары тик үзара аңлашу, кайгырту, хөрмәт ярдәмендә генә барлык авырлыкларны җиңеп була.

Шулай ук җитәкчеләр аларга нык сәламәтлек, озын гомер, күңел көрлеге һәм иминлек теләп, истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырдылар. Ирле-хатынлы Җәмиловларны поселокта да, районда да яхшы беләләр. Бу – табиблар гаиләсе. Ринат Һади улы медицина өлкәсендә 40 елдан артык стажга ия. Ул 13 елдан артык Кама Тамагы үзәк район хастаханәсендә хезмәт куйган, табиб-кардиолог, бүлек мөдире, баш табиб урынбасары булып эшләгән. Аннары ул вакытта гамәлдә булган Затон хастаханәсенә җитәкчелек иткән. Лаеклы ялга киткәнче соңгы берничә елда Ринат Һади улы терапевт булып эшләгән. Наилә Җәмилова шулай ук Кама Тамагы үзәк район хастаханәсендә, ә аннары Затон хастаханәсенең бала тудыру йортында һәм хатын-кызлар консультациясендә акушерка булып хезмәт куйган.

Узган ел Ринат Һади улы 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте, Наилә Зәйнулла кызы үзенең юбилеен быел июль аенда бәйрәм итә. Бергә яшәүләренең 50 еллыгын алар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан бәйрәм итәләр, бу – матур символ.

Алар 50 ел элек Казанда укыганда танышканнар, аннары Кама Тамагы районына күченгәннәр.

Гаиләдә ике бала туган: кыз һәм ул. Кызлары Ирина Ринатовна әти-әнисенең эшен дәвам итә, ул Казанда югары категорияле табиб-гинеколог булып эшли. Уллары Марат Ринат улы танкер механигы, Куйбышев Затонындагы күпләр кебек үк, елгачы һөнәрен сайлаган.

Җәмиловларның 3 оныклары бар.

Хәзер алар күп вакытларын үз йортларында үткәрәләр, бакча эшләре белән шөгыльләнәләр, яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр үстерәләр. Балалары һәм оныклары алар янына еш кайта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев