Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күбесенчә информатиканы сайлыйлар

Кама Тамагы урта мәктәбенең 9 сыйныф укучылары язгы каникулларда имтихан тапшыру буенча үз көчләрен сынап карады.

– Төп мәктәп курсы буенча аттестат алу өчен тугызынчы сыйныф укучыларына дүрт имтихан тапшырырга туры киләчәк, икесе – рус теле һәм математика буенча мәҗбүри, тагын икесен үзләре сайлап алалар, – диде мәктәп директорының укыту эшләре буенча урынбасары һәм информатика укытучысы Фәрит Равилов. - 31 тугызынчы сыйныф укучысының 28 е география һәм 14 е информатика буенча имтихан сайлады.

– Ә кайсы предметларны сирәк сайлыйлар?

– Бер укучы химия һәм тарихны, тагын икесе биологияне сайлады.

– КГДИ ГДИдан нәрсә белән аерыла?

– КГДИ – имтиханны кәгазьдә түгел, электрон формада тапшыру. Ягъни, укучылар теркәлү бланкын гына кәгазьдә тутыралар, ә биремнәрне компьютерда эшлиләр. Мондый формада информатикадан имтиханны укучылар инде өченче ел тапшыра. Ләкин ел саен бу формада тапшырыла торган предметлар исемлеге зурая.

– Укучылар Сезнең фән буенча нинди биремнәр үти?

– Алар текст редакторы, электрон таблицалар белән эш итә, программалаштыру буенча биремнәрне үтиләр.

– Дәрестә нинди программалаштыру телләрен өйрәнәсез?

– Без kumir һәм pascal телләренә өстенлек бирәбез. Ләкин дәресләрдән тыш, мәктәптә «Киләчәк коды» берләшмәсе эшли, анда башка программалаштыру телләрен дә өйрәнәбез. Бик мавыгучан балалар телләрне үзлектән өйрәнә. Өстәмә дәресләрдә укучылар киберкуркынычсызлык нигезләре – интернетта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышалар. Безнең укучылар шәхси мәгълүматны хакерлардан сакларга, скриптлар ясарга һәм аларның эшен тикшерергә өйрәнәләр.

– Димәк, сезнең укучыларыгыз интернеттагы куркынычлардан хәбәрдар һәм аларга каршы тора ала.

27 март көнне мин информатика буенча сынау имтиханы тапшырган ике кыз белән сөйләштем.

Диана Сотникова һәм Әдилә Зыятдинова бик яхшы билгеләргә генә укыйлар һәм бу көнне җәмгыять белеме буенча да сынау имтиханы тапшырдылар.

Диана информатика буенча олимпиаданың муниципаль этабында катнашкан.  Төбәк этабына үтә алмаса да, шактый балл җыйган. Ләкин аның вакыты һәм теләге бар, минемчә, ул барысын да булдырыр һәм киләчәктә мәгълүмати куркынычсызлык белгечлеге буенча һөнәр аның өчен кызыклы булыр дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев