Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күренекле даталарга

"ТАССР оешуга 95 ел һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел булуны бәйрәм итү турында" Татарстан Республикасы Президенты указы 2015 елның 14 февралендә имзалана. Кыскача тарихка тукталыйк: ТАССР оешуга кадәр РКП(б) Үзәк комитеты, Совнарком һәм шәхси В.И.Ленин җитәкчелегендәге зур һәм җентекле әзерлек эше башкарылды. Аның нәтиҗәсе буларак В.И. Ленин һәм...

"ТАССР оешуга 95 ел һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел булуны бәйрәм итү турында" Татарстан Республикасы Президенты указы 2015 елның 14 февралендә имзалана.

Кыскача тарихка тукталыйк: ТАССР оешуга кадәр РКП(б) Үзәк комитеты, Совнарком һәм шәхси В.И.Ленин җитәкчелегендәге зур һәм җентекле әзерлек эше башкарылды. Аның нәтиҗәсе буларак В.И. Ленин һәм М.И. Калинин 1920 елның 27 маенда кул куйган Автономияле Татар Социалистик Республикасы турындагы ВЦИК һәм СНК декреты дөнья күрә. Республика РСФСРның федератив өлеше итеп игълан ителә. 1920 елның 25 июнендә, республиканы тантаналы игълан итүдә Вакытлы ревком исеменнән С. Сәид-Галиев чыгыш ясап, болай дигән: "Татар Совет республикасы үз территориясендә яшәүче халыкларның үсеш дәрәҗәсен күтәрү өчен бөтен көчен куячак". Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов раслаган ТАССР оешуга 95 ел һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел булуны бәйрәм итү чаралары планы кысаларында фестивальләр, фәнни конференцияләр, ТР театр-тамаша учреждениеләренең гастрольләре, тематик күргәзмәләр, шул исәптән күчмә, кинофильмнар күрсәтү, иншалар конкурслары үткәрү һәм август ахырында Республика көненә караган зур бәйрәм тамашалары уздыру күздә тотыла. Безнең районда чаралар мәдәният, яшьләр эше һәм спорт бүлекләре, мәгариф идарәсе һәм башка учреждениеләр тарафыннан үткәрелә.

Мәсәлән, тарих һәм туган якны өйрәнү дәресләре, танып белү сәгатьләре, Авылара үзәк, Олы Яңасала, Балтач, Олы Карамал һәм Кече Карамал, Кече Мәрәтхуҗа авыл китапханәләрендә үткән. Биредә республика дәүләт символлары, дәүләтчелек тарихы, данлы башкалабыз Казанның бүгенгесе һәм үткәне турында сүз алып барылган. Үзәк китапханәдә августта легендар Казан ханбикәсе Сөембикәнең тууына 500 ел тулу уңаеннан чара уздырылачак. Китапханәгә килүчеләр августта "Тау ягы - туган ягым" дип аталган безнең район оешуның 85 еллыгына карата кызыклы китап күргәзмәсе белән таныша алачак. Ноябрьдә, халык бердәмлеге көненә, авыл китапханәләрендә һәм барлык белем бирү учреждениеләрендә тарих дәресләре, әңгәмәләр уздыру күздә тотыла. Татарстан Республикасы Конституциясе көненә карата хокук сәгатьләре уздырылачак. Китапханәләрдә республикада чыга торган китап һәм вакытлы басмаларга күзәтү, танылган газета -журналлар һәм яңа басмалар белән таныштыру оештырыла. Алар төрле даирәдәге укучыларга кызыклы булачак.

Район туган якны өйрәнү музееның даими күргәзмәләре туган як тарихы белән кызыксынучылар өчен күп кенә яңалыклар ача һәм районны, республиканы үстерүдә үзенең өлешен керткән танылган шәхесләребез турында мәгълүмат бирә. Биредә быелгы күренекле даталарга багышланган махсус күргәзмәләр дә оештырыла. Уку елында музей дәресләре үткәрелә.

Әлеге юбилейларга багышланган спорт чаралары да районның күпсанлы спорт сөючеләрен һәм җанатарларны җәлеп итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев