Краннан ник сары су ага?
Социаль челтәрләрдә кешеләр сары су тутырылган савытларны фотога төшереп куя башлады. Кама Тамагы халкы түбән сыйфатлы суның сәбәбе нәрсәдә булуы белән кызыксынды.
Без «Кама Тамагы коммуналь челтәрләре» АҖга мөрәҗәгать иттек, анда безгә бу хакта аңлатма бирделәр.
– Поселокнының бер өлешендә суны вакытлыча туктатып торырга мәҗбүр булу сәбәпле, су белән тәэмин итү җайга салынганнан соң, трассада су басымы үзгәрде. Суның турбулент хәрәкәте система торбаларындагы утырымны кузгатты. Ике тәүлек эчендә су тонып, янә үтә күренмәлегә әйләнәчәк, – дип хәбәр итте газетага предприятие җитәкчесе Илнур Гыйльманов.
– Мондый хәлләр кабатланмасын өчен суүткәргеч системасын юдырып, утырымны чыгарып булмыймы?
– Кызганыч, поселокта суүткәргеч системасы күптән төзелгән һәм анда суны тондыру коелары каралмаган. Шуңа күрә су линияләрен юдырту мөмкин түгел. Әмма район үзәгендә иске суүткәргеч челтәрләрен яңарту проектын төзү буенча әзерлек эшләре бара. Шул исәптән системаны юар өчен тотрыклы коелар төзү дә планлаштырыла. Мондый коелар, мәсәлән, Антоновкада бар, анда яңа суүткәргеч стандартлар буенча сузылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев